Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рюкзаклар ияләренә барып җитте

Әлмәт җитәкчелеге мобилизацияләнгән якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүен дәвам итә.

Хәрби хезмәткә чакырылганнарга бөтен кирәкле әйберләр белән «тревога чемоданнары» җыйдылар. Җыелу пунктына 30 сентябрьдә һәм 5 октябрьдә килеп җиткәннәр аны шунда ук алды, ә Казанга алдарак барганнар ала алмыйча калган иде.

Калган наборларны илтеп тапшыру җиңелләрдән булып чыкмады. Егетләрне билгеле бер вакытта бер урында җыярга, шул ук вакытта казармаларда әйберләрнең сакланышын тәэмин итәргә кирәк иде. Командирлар белән берлектә оештыру мәсьәләләрен хәл иткәннән соң, рюкзакларны егетләр сугышчан хәзерлек үтә торган Казан югары танк командалы училищесына илттеләр. 9 октябрьдә бөтен 87 набор да ияләренә барып җитте.

- Мондый ярдәм өчен бик зур рәхмәт. Без үз рюкзакларыбызны көттек. Мин инде үземнекен ачып та карадым - анда кыр шартларында кирәк булачак бөтен нәрсә дә бар, - диде сугышчыларның берсе.

 

«Тревога чемоданнары» 75-100 литр  күләмле тактик рюкзактан, җылы эчке киемнән, ике пар термооекбаштан, мембрана тышлыклы йоклау капчыгыннан, индивидуаль аптечкадан, мультитулдан, кышкы җылы перчаткалардан, аккумуляторлы фонарьдан, портатив аккумулятордан, кнопкалы телефоннан, өч көнгә җитәрлек коры паектан, бәдрәф кәгазеннән, салфеткалар төргәгеннән, зур несессердан, җәймә һәм котелок, кружка, калак, тәлинкәле турист җыелмасыннан тора.

Бу көнне барысын да бавырсак белән сыйладылар, ә актлар залында алар өчен концерт оештырып, анда «Чёрные береты» ансамбле һәмТРның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясады.

Хәрби хезмәткә чакырылганнар сораулары килеп туганда 26-01-01   телефоны буенча ярдәм штабының кайнар линиясенә шалтырата алалар. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса