Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаиләләренә матди ярдәм күрсәтелә

Өлешчә мобилизация безнең тормыш рәвешенә шактый үзгәрешләр кертте.

Бүгенге көнгә инде берничә төркем запастагы хәрбиләр Казанга хәрби әзерлек узарга озатылды.

Һәр озату тантаналы шартларда оештырыла. Әлбәттә, бу китүче егетләребезнең рухи халәтен күтәрү, озатучы якыннарына теләктәшлек күрсәтү йөзеннән үткәрелә.

«Хисләр ташый. Егетләр, әлбәттә, горурланалар да, борчылалар да. Иң мөһиме - без сезне өйдә көтәбез. Сез гражданлык һәм хәрби бурычны лаеклы үтәрсез дип ышанам. Бүген нәкъ менә шул сорала. Сезнең исән-сау кайтуыгызны телибез. Сезне оркестрлар белән мөмкин кадәр тизрәк каршы алырга язсын», - диде Тимур Нагуманов.

Чәршәмбе көнне узган район Советы сессиясендә дә район башлыгы әлеге мәсьәләгә аерым тукталды. Мобилизацияләнгән егетләрнең һәркайсына «тревога чемоданы» бирелә. Аннан башка гына озатылган егетләргә дә өстәмә рәвештә ул чемоданнар илтеп тапшырылган. Район җитәкчелеге алар белән һәрдаим элемтәдә торуларын әйтте. Бүгенге көнгә егетләр барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгәннәр.

Район башлыгы мобили-зацияләнгәннәрнең гаилә-ләренә матди һәм мораль ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә дә тукталды. Депутатларга мөрәҗәгать итеп, китүче-ләрнең гаиләләре балалар бакчалары өчен түләүдән азат ителәчәген, 1-11 нче сыйныф укучылары мәктәп ашханәләрендә бушлай ашатылачагын һәм түгәрәкләр өчен түләүләрдән азат ителәчәген әйтте. Шулай ук гаиләләргә эш урыннарыннан бер тапкыр бирелә торган пособиеләр булачагын да искәртте. Депутатларга әлеге мәсьәләнең үтәлешен контрольгә алырга һәм ярдәм итәргә кушылды.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә мобилизацияләнгәннәрнең һәм үз теләкләре буенча ки-түчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча штаб төзелде. Аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков җитәкли.

 

Мобилизацияләнгән кешеләрнең туганнары барлык социаль-көнкүреш мәсьәләләре буенча әлеге штабка мөрәҗәгать итә яки 8 (8553) 26-01-01 телефоны буенча кайнар линиягә шалтырата ала.

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса