Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр сугыш тактикасы һәм беспилотниклар белән идарә итү буенча укый башладылар

30 кешедән торган бер төркем формалашкан.

Әлмәттә теләге булганнарның беренче төркеме сугышны алып бару тактикасы, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү тактикасы буенча укуга кереште. 

Курслар ДОСААФ базасында үткәрелә. Биредә барлык теләүчеләр канны ничек туктатырга һәм жгутны дөрес куярга өйрәтәләр. Дәресләрне волонтер-медиклар, спецназ вәкилләре, шулай ук Украинадагы хәрби махсус операция зонасында булганнар үткәрә.

«Инструкторлар катнашучыларны төрле ситуацияләргә әзерлләр. Әйтик, үз-үзеңә дөрес итеп жгут куярга, нинди жгутлар булуын, ут сызыгыннан сугышчыларны ничек алып чыгарырга — кайсы яктан аңа якын килергә, ничек беркетергә һәм чыгарырга», — дип хәбәр итәләр администрациядән.

Курслар 10 көн дәвам итә.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса