Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хезмәт ветеранын котладылар

Хезмәт ветеранын котларга район үзәк хастаханәсе баш табибы Вера Головина һәм ветераннар советы рәисе Флера Галләмова килде.

30 сентябрьдә, халыкара өлкәннәр көне алдыннан Әлмәт үзәк район хастаханәсе коллективы Әлмәт районы хезмәт ветераны Каукәп Мифтахәтдинованы якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте.

Хезмәт ветеранын котларга район үзәк хастаханәсе баш табибы Вера Головина һәм ветераннар советы рәисе Флера Галләмова килде.

Каукәп Мифтахәтдинова 1927 елның 12 сентябрендә Чирмешән районы Лашман авылында туа.

Сугыш елларында колхозда эшли. 1947 елдан Костромада яши, төзелештә эшли. 1951 елда кияүгә чыга. Ире белән бергә өч малай һәм кыз үстергәннәр.

1955 елда Каукәп Мөхәммәтгали кызы гаиләсе белән Әлмәткә күчеп килә, анда балалар хастаханәсендә санитарка булып эшли. 1961 елдан йогышлы авырулар хастаханәсендә санитарка, санитар-буфетчы, шәфкать туташы булып эшли.

Хәзерге вакытта ветеран кызы белән яши, 7 оныгы, 8 оныкчыгы, 1 оныгының оныгы бар.

Каукәп Мөхәммәтгали кызы "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" һәм "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен" юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

 

 

Фото: район башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса