Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгының өлкәннәр көне белән котлавы

Кадерле әлмәтлеләр, районыбызда яшәүче өлкәннәр!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Октябрьнең беренче көне Зирәклек, Игелек һәм Хөрмәт көне буларак истәлекле булып тора. Бу көн безнең барыбызны да өлкән буын кешеләренең проблемаларына аеруча игътибарлы булырга, илебезнең чәчәк атуы хакына гомерләрен намуслы хезмәткә, иҗтимагый үсешкә багышлаган һәркем алдында зур җаваплылык тоярга чакыра.

Өлкән буын өчен лаеклы яшәү шартларын тәэмин итү - безнең иң мөһим, өстенлекле бурычыбыз. Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 46 меңнән артык пенсионер яши. Аларның һәрберсе ярдәмгә, игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ. Шәһәрдә һәм районда өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын һәм социаль якланганлык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән дәүләт программасында күздә тотылган барлык чаралар тулы күләмдә тормышка ашырыла.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Әлмәт районында тантаналы чаралар үткәреләчәк. Төп чараларның берсе - предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең пенсионерларның өйләренә баруы. Өлкәннәр янына бары тик вакцина ясаткан затлар гына барачак, ковидка каршы чараларның үтәлүе мәҗбүри шарт булып тора. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар күрсәтү, рәхмәт белдерү, аралашу, килеп туган мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә тырышу - аларга яшь буыннан бары шулар кирәк.

Өлкәннәргә тормыш-яшәеш дәва-мында башкарган барлык эшләре, яхшылыклары өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең казанышларыгыздан башка бүгенге көнебез дә, киләчәгебез дә булмас иде.

Әлмәт пенсионерлары һәрьяклап активлар, үрнәк алырлык өлге булып торалар. Саллы гына яшьтә булуларына карамастан, әби-бабайларыбыз җыр һәм бию түгәрәкләренә йөриләр, скандинавия йөреше һәм гимнастика белән шөгыльләнәләр һәм хәтта ярыммарафоннарда да катнашалар. Аралашу һәм хәрәкәт безнең өлкәннәребезне һәрвакыт тонуста тота, актив тормыш рәвеше белән яшәтә һәм картаерга юл куймый.

Әлмәт үзенең өлкән буын кешеләре белән горурлана, алардан үрнәк ала, алар алдында сынатмаска тырыша. Сезнең зирәклек, тормыш энергиясе, ихтыяр көче һәм профессионализмыгыз сокландыра. Без барлык өлкәннәребезне бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм һәрберсенә ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм кайгыртучанлык, иминлек, бәхет-шатлык һәм игелек телибез.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы
Тимур Нагуманов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса