Әлмәтлеләр пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионатында призлы урыннар яуладылар
Җәмгыять

Әлмәтлеләр пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионатында призлы урыннар яуладылар

Ярышлар Екатеринбургта узды.

Екатеринбургта пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләре буенча «Алтын юлбарыс-16» ачык дөнья чемпионаты узды. Татарстан республикасы җыелма командасы составында әлмәтлеләр дә бар иде. Алар призлы урыннар алды.

Алар арасында спорт мастеры Андрей Балантаев – «Мирас» спорт комплексы тренеры, атказанган спорт мастеры Айрат Хәйруллин, спорт мастерына кандидат Наил Саримов.

Иң яшь спортчылар – 6 сыйныф укучысы Марат Галипов һәм унынчы сыйныф укучысы Эмилия Саримова да җиңү белән  кайттылар.