Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ZOOM платформасында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды

ZOOM платформасында район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә узган комиссия эшендә комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

25 августта Әлмәт муниципаль районында терроризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Анда террорчылык актларын профилактикалау, якындагы бәйрәм чаралары вакытында җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү буенча өстәмә чараларга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Ленар Рәхмәтуллин республика көненә, белем көненә, нефтьче көненә, шулай ук 2022 елның 11 сентябрендә дүртенче чакырылыш ТР Әлмәт муниципаль районы советына депутатлар сайлауларында җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән террористик актларны профилактикалау чаралары турында сөйләде.

Ул шулай ук миграцион хәл һәм 2022 елның 8 аенда район территориясендә миграция законнары үтәлешен тәэмин итү турында да сөйләде.

Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сиринә Җиһаншина муниципаль районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору өлкәсендә профилактик эшләрнең барышы, шулай ук белем көненә багышланган бәйрәм чаралары вакытында мәктәпләрдә тәртип саклауны көчәйтү турында хәбәр итте.

Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Любовь Горбунова Новотроицкое авыл җирлегендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлекнең торышы турында сөйләде.

Онлайн-утырышны тәмамлап, Тимур Нагуманов тиешле хезмәтләр җитәкчеләренә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча барлык кирәкле чаралар күрергә, шәһәр һәм районның барлык объектларында да уяулык мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса