Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә укытучылар киңәшмәгә җыелды

25 августта инженер лицее базасында педагогик состав белән киңәшмә узды.

Очрашуның төп темасы - «Әлмәт муниципаль районында цифрлы киңлектә тәрбия бирү һәм укыту».

Киңәшмә кысаларында узган уку елында ирешелгән нәтиҗәләр, Әлмәт районында гомуми, өстәмә, мәктәпкәчә белем бирүне үстерү буенча булган проблемалар һәм перспективалар турында  отчетлар узды.

Очрашу барышында БДИ һәм ГДИ буенча район нәтиҗәләре җентекләп каралды, тиешле нәтиҗәләр ясалды һәм белем бирү сыйфатына юнәлтелгән кайбер бурычлар билгеләнде.

Узган уку елына йомгак ясап, кайбер педагогларга намуслы хезмәтләре һәм мәгариф системасына керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса