Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 70 еллыгын билгеләп үттеләр

20 августта «Нефтьче» мәдәният сараеның зур залында «Әлмәтнефть» оешуга 70 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.

«Әлмәтнефть» идарәсе 1952 елның 1 октябрендә оеша. «Татнефть»нең алдынгы һәм тотрыклы үсештәге структур бүлекчәләренең берсе булуын нефть-газ чыгару идарәсе берничә тапкыр исбатлады. Идарәнең хезмәт коллективы елдан-ел җитештерүне камилләштерә, югары техник-икътисадый күрсәткечләргә ирешә. 1958 елда СССРда тәүлеклек нефть чыгару буенча беренче урынга чыга. 70 ел эчендә «Әлмәтнефть» идарәсе 630 млн тонна нефть чыгарган. Бүген нефть-газ чыгару идарәсе «Татнефть-чыгару»ның структур бүлекчәсенә керә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин залда җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте: «Мин, Әлмәт егете буларак, әлеге коллективта эшләү, беренче күнекмәләр алу бәхетенә ирештем. Нефть - газ чыгару идарәсе тарихы – бөтен республика тарихы, чөнки нефть тармагы-Татарстанның иң мөһим тармагы. Көньяк-Көнчыгышның күп кенә шәһәрләрендә һәм районнарында-шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр күп, шуңа күрә сезнең эшчәнлекнең бәясе бик югары. Һәр буын нефтьчеләрнең үз кыенлыклары бар иде. «Татнефть» компаниясе һәм Наил Маганов җитәкчелегендәге команда бу бурычларны хәл итә ала һәм хәл итә. «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчелегенә, шулай ук тыл хезмәтчәннәренә һәм ветераннарга сезнең  хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм».

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов үзенең котлау чыгышында болай дип билгеләп үтте: «Әлмәтнефть» коллективы тарих дәвамында «Татнефть» компаниясенең генә түгел, илнең бөтен нефть тармагының әйдәүче компанияләренең берсе булды һәм шулай булып кала да. Болар барысы да идарә ветераннары казанышы, алар үзләренең фидакарь хезмәтләре белән идарә данын тараттылар һәм бүген, иртәгә безнең җиңүләр өчен ныклы нигез салдылар».

Тимур Нагуманов «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасын үткәрде.

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен нефть һәм газ чыгару операторы Дмитрий Комбаров, технологик җайланмаларны ремонтлау буенча слесарь Ришат Садриев, товар операторы Ольга Тимирова, цех башлыгы урынбасары Евгений Токарев, нефть, газ һәм конденсат чыгару буенча мастер Дамир Гыйниятуллин, нефть һәм газ чыгару белән идарә итү пульты операторы Венера Солтанова лаеклы бүләкләр алдылар.

Юбилей чарасы программасында «Әлмәтнефть»  ветераннарын хөрмәтләү аерым урын алды. Атказанган ветераннар һәм алдынгы хезмәткәрләр дәүләт, ведомство һәм корпоратив бүләкләргә лаек булдылар.

Идарәнең 70 еллыгын бәйрәм итү театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте, анда нефть төбәгенең иң яхшы музыкаль һәм хореографик коллективлары катнашты.

Татарстан бүген-Россиянең төп нефть чыгару һәм сәнәгать ягыннан алга киткән регионнарының берсе. Тармак үсешенә «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе ветераннары һәм хезмәткәрләре зур өлеш кертте. Шәһәр һәм район файдасына хезмәт куйган, нефть һөнәренең бәһасез тәҗрибәсен үстергән һәм эшкәрткән һәркемгә рәхмәтебез зур.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса