Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа памп-трек төзелеше бара

Булачак спорт зонасы территориясендә тренажерлар куелган инде, уен комплексы урнаштырыла башлаган.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында Риза Фәхретдин урамы бульварында эшчеләр ни өчен тигез асфальт катламы урынына буй-буй калкулы өслек тудыруларын аңлатты.

"Менә бу әлегә күпләр өчен аңлаешсыз корылма... чынлыкта физкультура техникумы янында бу безнең яшь экстремаллар өчен яңа памп-трек булачак", - дип сөйләде ул видеороликта.

Нагуманов сүзләренә караганда, өлешчә булачак спорт зонасы территориясендә тренажерлар урнаштырылган инде, уен комплексы һәм башка бик күп нәрсәләрне урнаштыра башлаганнар. Якын арада зур беседка төзеләчәк.

"Тиздән  Фәхретдин бульвары яңартыла, анда барысы да бик шәп булачак", – дип нәтиҗә ясады Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса