Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 600 нче парның никахы теркәлде

ЗАГС коллективы яшь парны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады.

20 августта Әлмәттә 2022 ел башыннан бирле 600 нче пар өйләнешкән. Бу хакта Әлмәт районы ЗАГСы хәбәр итә.

Салават һәм Эльвина Бикмучевлар 600 нче пар булдылар.

"Никахны теркәү-гаилә тормышына аяк басучы парлар тормышында тантаналы һәм истәлекле мизгел. Салават һәм Эльвина Бикмучевлар өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды: алар Әлмәт муниципаль районында 2022 елның 600 нче пары булдылар", - дип билгеләп үттеләр ЗАГС белгечләре.
 

 

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса