Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңартылган ишегалларында ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

Әлмәт районында яшәүчеләрдән зур тату команда туплап, ишегалды бәйрәмнәрен билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелде.

Район башлыгы Тимур Нагуманов, хезмәтләр, идарәче компанияләр, Әлмәт муниципаль районының ветераннар советы вәкилләре, шулай ук Әлмәт шәһәр Советы депутатлары «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында Муса Җәлил, 16, 18, 20 һәм Ленин, 46, 48, 50, 52 урамнары ишегалларында бәйрәм чараларында булдылар.

Район башлыгы барлык катнашучыларны да котлады. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чаралар яңартылган ишегалларында яшәүчеләр өчен мөһим. Чөнки нәкъ менә биредә дөрес һәм тату шартлар булдырыла, анда һәркем үзен чын-чынлап уңайлы хис итә, күршеләр белән якыннанрак таныша һәм соңгы җәйге көннәрне күңелле үткәрә ала.

Бәйрәм чаралары барышында ишегалларында активлык зоналары эшләде. Балалар һәм өлкәннәр өчен аниматорлар, мастер-класслар һәм викториналар белән күңел ачу программасы оештырылды. Иҗади мәйданчыкта бәйрәм кунакларын шәһәр артистлары үз чыгышлары белән сөендерде. Шулай ук конфет, баурсак, пирог һәм «Бирлик» әзербайҗан диаспорасыннан яңа әзерләнгән пылау дегустациясе узды.

Тимур Нагуманов иҗтимагый эшчәнлеккә битараф булмаган кешеләрне бүләкләде.

Тырыш хезмәтләре һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен Ленин урамындагы 48-нче номерлы йортта яшәүчеләрне Владимир Трофимов, Фиалка Сафина һәм Наталья Архипованы, район советы һәм башкарма комитетының рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Әлмәт шәһәре эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Рәшит Еремеев ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы өчен Муса Җәлил урамындагы 18-нче номерлы йортта яшәүче Нәфизә Әхимовага рәхмәт хаты тапшырды.

Безнең шәһәрдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 5 елга Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасын тормышка ашыру дәвам итә. 2022 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 78 ишегалды территориясе төзекләндерелә, шуларның 63ендә эшләр тулысынча төгәлләнгән.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса