Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңлебайга барсаң - уңарсың...

Миңлебай авылы Әлмәт районында иң зур һәм төзек авыллардан санала. Роберт абый Сафинның китапларына күз салу авылның үткәнен, аның бүгенгесен ачып салыр.

Ничек кенә әйтсәк тә, каләм очына элеп кенә үткән яшьлеген язган Роберт абый чын авыл тарихын таслап җыя. Миңлебай авыл ки-тапханәсенә онлайн очрашуга килгәндә әнә шундый уйлар ки-чердем. Әле аяк эзләрем суынып өлгермәгән тарихи сәяхәт турында кызыксынып оештырган очрашу бик урынлы булды.

Миңлебай авыл китапханәсе мөдире Лилия Габдуллина бик вакытлы очрашу оештырган. Җәйге ялларга китеп, онытыла башлаганчы, Сөем-бикә-Ханбикә, Касыйм шәһәре, андагы татарлар турында кыскача сөйләшү тыңлаучылар күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм.

- Бөек Ватан сугышында катна-шучылар һәм һәлак булган авыл-дашлар, тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүматлар эзләү һәм җыю дәвам итә. 1940-1945 еллардагы архив документларын кулланып эш итәбез. Ике альбом төзедек: биографиясе, сугыш юлы, бүләкләре турында мәгълүматлар, сирәк фотолар таптык. 2022 ел - Россия Федерациясендә Халык сәнгате һәм мәдәни мирас-ны саклау елы. Шул уңайдан урындагы каләм тибрәтүчеләрне очрашуга чакырабыз, иҗатлары белән таныштырабыз. Минислам Миннебаев шигырьләренә һәм җырларына багышланган әдәби кичә үткәрдек. Җиңел, мавыктыргыч, нәзакәтле юмор белән язылган шигырьләр, җырлар остасы ул. Күп шигырьләрен туган авылына, табигатькә, хис-тойгыларга, авыл кешеләренә багышлаган. Кичәгә аның хатыны Роза Шәфигулла кызы, туганнары, шигырь сөючеләр чакырылды, - дип сөйләде мөдир үз хезмәте турында.

Рәхмәт, сөенеп кайттым. Музейга кереп Фатих Кәрими исемендәге музейның беренче мөдире, жур-налист, язучы, галим Мөдәррис Әхмәтзәки улы Ибраһимовны искә алдык. Урыны җәннәттә булсын. Бүгенге мөдир дә бик ачык итеп каршы алды, яңа экспонатлар белән таныштырды. Алда исәнлектә күрешүләр насыйп булсын әле!

Минзифа Әхмәтшина, язучы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса