Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишегалларында бәйрәмнәр гөрли

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Әлмәттә быел да 78 ишегалды территориясе тәртипкә китерелә.

Хәзерге вакытта 42 ишегалдында инде эшләр тулысынча төгәлләнде. Әлеге уңайдан аларның һәрберсендә район җитәкчелеге һәм микрорайонда яшәүчеләр катнашында тантаналы бәйрәм чаралары уздырыла башлады.

Шушы көннәрдә ул Гагарин урамы, 9, 13, 15 нче йортлар каршындагы ишегалдында булып үтте. Шушындый ук эчтәлектәге бәйрәмнәр Клара Цеткин урамындагы 47, 49 нчы, Пушкин урамындагы 50, 52 нче, Лермонтов урамындагы 43, 45 нче, Радищев урамындагы 24 нче йортларга караган биләмәләрдә дә узды. Ишегалды территорияләрендә юллар һәм тротуарлар ремонтланды, эскәмияләр, чүп-чар өчен урналар куелды, спорт-уен мәйданчыклары булдырылды.

Шунысы куанычлы, «Безнең ишегалды» респуб-лика программасы авыл җирлекләрендәге ишегалларына да үтеп керде. 18 август көнне Кузайкино авылының Совет урамындагы 24, 27, 53 нче йортлары каршындагы ишегалды биләмәсендә бәйрәм бик күңелле узды. Мондый бәйрәмнәр Түбән Мактама бистәсендә һәм Чупай авылында да көтелә.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса