Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Җыр безгә яшәргә булыша»

Иҗатны гомерлек юлдаш иткән талантлы ветераннар «Тамырлар» бәйгесендә үзара көч сынаштылар.

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге парк сәхнәсендә фестивальнең өченче этабында «Татнефть» ААҖ подразделениеләреннән 50 дән артык пенсионер чыгыш ясады.

Үзешчән сәнгать бәйгесе ветераннар арасында актив озын гомерне алга этәрү өчен уйланылган һәм «Әлмәтнефть» белән «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәләренең юбилейларына багышланган иде.

Бу көнне сәхнәгә «Елховнефть», «Ямашнефть» идарәләре һәм берничә зур булмаган предприятие пенсионерлары чыкты. Матур киенгән, күзләре очкын чәчеп торган катнашучылар төрле телләрдә җырлар башкардылар һәм үзләре иҗат иткән әсәрләрне укыдылар. «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе ветераны Галия Гыймранова авылдашының сүзләренә үзе көй язып, матур гына, җанга ятышлы композиция иҗат иткән. Ул сәхнәдә чыгыш ясау бик тә ошавын билгеләп үтте, чөнки моннан зур ләззәт, канәгатьләнү хисе ала икән.

- Мондый бәйгеләргә чакырганда беркайчан да баш тартмыйм, ә безнең ветераннар оешмасы аларга еш чакыра. Шунда ук әллә каян көч-дәрт, энергия барлыкка килә, кәефләр күтәрелә. Бу шатланып яшәргә, картаймаска ярдәм итә, - дип ассызыклады Галия Шаһитовна.

Элекке хезмәттәше Валентина Исламова да аны хуплады. Мондый бәйгеләр үзеңне тонуста тотарга ярдәм итә һәм яшәртә, дип белдерде ул. Бу көнне ул концертка үзе генә түгел, ә иҗатын яратучы оныклары Ислам һәм Мәликә белән килгән иде. Балалар әбиләре өчен чын күңелдән шатландылар һәм күркәм гаилә традициясе буенча аның чыгышын видеога төшерделәр.

- Без һәрвакыт аны видеога төшерергә тырышабыз, бу гаилә белән җыелышканда кат-кат карау, туганнарга күрсәтү өчен кирәк. Яхшы хатирәләрне саклау зарур. Әбиебезнең шундый талантлы булуы белән бик тә горурланабыз, - дип сөенечләре белән уртаклашты балалар.

Леонид Малыхин «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә 63 ел эшли һәм шуның кадәр үк диярлек музыка белән шөгыльләнә. Ветеран күп еллар элек производствода ансамбль оештыруларын һәм даими чыгыш ясауларын сөйләде. Ул хәзер дә сәхнәгә шатланып чыга.

- Безнең ветераннар оешмасы еш кына башка шәһәр-ләргә концертлар белән чыгуны оештыра, бу бик мавыктыргыч. Аларга әзерләнү дә кызыклы уза. Репетицияләрдә элекке хезмәттәшләрем белән аралашу мөмкинлеге туа, ә «Әлмәтнефть» идарәсе белән берләшкәннән соң тагын да күңеллерәк була башлады. Мондый хоббиең булу бик шәп, җыр безгә яшәргә булыша һәм авыр вакытларда ярдәмгә килә, - дип билгеләп үтте Леонид Малыхин.

Өлкән буын вәкилләре өчен талантлар бәйгесенең исемен бик җентекләп сайлаганнар. «Татнефть» ААҖнең Әлмәт территориаль ветераннар оешмасы рәисе Николай Бочкарев сөйләвенә караганда, «Тамырлар» - аларның пенсионерлары кебек үк, ныклы тамыр символы булып тора. Яхшы күңелле, талантлы кешеләрнең яңа буыны нәкъ менә шушы тәҗрибә, көч һәм рухи байлык нигезендә үсә дә, дип билгеләп үтте ул. Ә нефтьче-ветераннар арасында тумыштан сәләтле кешеләр аз түгел. Әйтик, Леонид Воркунов беркайчан да музыка белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнмәгән, әмма бу аңа «Балкыш» республика фестивале лауреаты булырга һич кенә дә комачауламый. Хәзер дә, «Тамырлар» бәйгесе турында ишетүгә, озак уйлап тормыйча, ул ерактагы авылыннан Әлмәткә килгән.

- Күп еллар нефть-челәр шә-һәрендә яшәсәм дә, биредә бер генә тапкыр да чыгыш ясаганым булмады. Бу юлы хатамны төзәтергә һәм Әлмәттә үз музыкаль эземне калдырырга карар иттем. Дусларым мине тыңласыннар. Пенсиядә музыка белән шөгыльләнергә вакытым күп һәм талантым үсә дип уйлыйм, - дип уртак-лашты Леонид Михайлович.

Тамашачылар чыгыш ясаучыларны бик җылы кабул иттеләр: дуслар һәм туганнар «Афәрин!» дип кычкырсалар, үтеп баручылар да туктап сәхнәдәгеләрне алкышладылар. Көч-дәрт биреп торырга «Татнефть»нең башка пенсионерлары да килгән иде. «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе ветераны Гөлнара Стерлядева үз иптәшләренең чыгышын карамыйча кала алмавын бил-геләп үтте.

- Безнең ветераннар бик шәп чыгыш ясый. Мин үзем дә хорда җырлыйм, әмма бүген тамашачы булырга карар иттем әле. Бәйгедә үз дусларымны һәм танышларымны очратуыма бик шатмын. Барысы да сәламәт, барысы да матурлар - шатланып туймаслык. Икенче юлы, һичшиксез, аларга кушылачакмын, - дип белдерде ул.

Шат күңелле, энергияләре ташып торган бәйгедә катнашучылар сәхнәдә берсен-берсе алыштырган арада көндәшләренә көч биреп торырга да өлгерделәр. Алга таба алар инде иң яхшыларның да яхшылары чыгыш ясаячак гала-концертта үз талантларын күрсәтәчәкләр.

 

 

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса