Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ишегалды бәйрәмнәре башланды

Әлмәттә «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр»проекты кысаларында ишегалды бәйрәмнәре старт алды.

Бәйрәм чарасы Гагарин ур., 9, 13, 15 адресы буенча урнашкан ишегалдында узды. Анда район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.

"Без ишегалларын төзекләндерү белән бәйле проблеманы ничек хәл итәрбез дип озак уйладык. Һәм менә өч ел элек, Бердәм Россия депутатлар инициативасы һәм Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән шундый шәп программа барлыкка килде. Минемчә, мондый бәйрәмнәр-яхшы традиция. Подрядчыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Һәм, әлбәттә, халыкка үз ишегалларына сак карауларын телисе килә", - дип билгеләп үтте ул.

Балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар, мастер-класслар һәм дәртле биюләр белән күңелле күңел ачу программасы оештырдылар. Биредә яшәүчеләр шәһәрнең иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасыннан канәгать калдылар.

Район башлыгы Тимур Нагуманов һәм ӘМР ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин иң активларны бүләкләү тантанасын үткәрделәр.

Намуслы хезмәте һәм ТОС-5а иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен Гагарин урамындагы 13-нче номерлы йортта яшәүче Ләйсән Галиәскәрова район советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы өчен район ветераннар советы рәхмәтен Гагарин урамындагы 13-нче номерлы йортта яшәүче Рәшит Таҗиевка җиткерделәр.

Әлмәттә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 5 елга Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Әлмәт районында төзекләндерелгән ишегаллары арта бара. Быел гына да «Безнең ишегалды» программасы буенча 78 ишегалды территориясе үзгәрә, 42 ишегалдында эшләр 100% ка төгәлләнгән. Хәзер әлмәтлеләргә үз ишегалларында чисталык һәм тәртип сакларга кирәк.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса