Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда ел ахырына кадәр барлык хезмәтләр дә электрон рәвешкә күчереләчәк

Татарстанда ел ахырына кадәр социаль әһәмияткә ия барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвешкә күчереләчәк.

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Бүген Татарстанда 219 дәүләт һәм муниципаль хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә. «Ел ахырына кадәр калган 91 хезмәт тә электрон рәвешкә күчереләчәк», - дип планнары белән уртаклашты Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, әгәр узган елның гыйнварында барлык хезмәтләрнең 5 проценты гына электрон рәвештә күрсәтелсә, быелның июнендә әлеге күрсәткеч 70 процентка җиткән.

«Цифрлаштыру елы кысаларында ТР Дәүләт хезмәтләре порталында барлык хезмәтләрне дә электрон рәвештә алып булачак», - дип искәртте министр һәм хезмәтләрне цифрлаштыру Татарстан халкының вакытын янга калдыруга юнәлдерелүен әйтте.

Хәйруллин шулай ук порталда Болгар һәм Зөягә билетлар сатуны оештыруга бәйле планнары белән дә уртаклашты.

2022 елның 6 аенда ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша 72,7 мең электрон гариза тапшырылган. Гаризаларның күбесе I сыйныфка кабул итү (30 мең гариза), аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балага пособие билгеләү (11,1 мең) һәм кадастр планында җир кишәрлеге схемасын раслауга (3,3 мең) кагыла.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса