Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Татнефть» генераль директорының цифрлы үсеш буенча урынбасары билгеләнде

Ул - Евгений Звездин.

«Татнефть» генераль директорының цифрлы үсеш буенча урынбасары итеп Евгений Звездин билгеләнде. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул 1980 елда туган. 2004 елда Әлмәт нефть институтын «нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча, 2012 елда КФУны«финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Компаниягә 2004 елда «Ямашнефть» скважиналарын тикшерү буенча оператор булып килә. 2004-2007 елларда шул ук идарәнең катлам басымын саклау цехы геологы, 2007-2009 елларда «Ямашнефть» инвестицияләр хезмәте инженеры булып эшли. 2009 елда — «Татнефть» җитештерү системасын үстерү буенча проект офисы икътисади анализ бүлеге башлыгы, 2015-2016 елларда-шул ук проект офисы җитәкчесе. 2016 елдан «Татнефть» җитештерү системасын үстерү идарәсе башлыгы булып эшли.

Фото: https://t.me/tatneft_telegram

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса