Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

30 июльдә Әлмәттә триатлон буенча ярышлар узачак

Ярышларда катнашучыларга өч этапны узарга туры киләчәк: йөзү, велоузыш һәм йөгерү.

30 июльдә  Әлмәт триатлоны ярышлары узачак, дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.

Ярышларда катнашучыларга өч этапны узарга туры киләчәк: йөзү, велоузыш һәм йөгерү.

Триатлон дистанциясе 750 метрга йөзүдән, 20 километр велоэтаптан, шулай ук 5 километр йөгереш этабыннан тора. Спортчыларның «Sprint» шәхси зачетында яки «Sprint relay» команда эстафетасында үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге булачак. Иң кечкенәләрTimerkids  балалар стартында катнаша ала.

Билгеле булганча, бүгенге көндә Әлмәт триатлонында 400 дән артык спортчы катнаша ала, алар арасында Татарстан, Самара өлкәсе, Башкортстаннан катнашучылар бар.  Катнашырга 300 дән артык кеше теркәлгән инде.

Катнашу өчен сайтта 25 июльгә кадәр теркәлергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса