Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә район һәм шәһәр советлары сессиясендә юл фондына 600 мең сум акча кертергә тәкъдим иттеләр

Депутатлар каравына кертелгән барлык проектлар да эшкә алынды.

Әлмәттә район һәм шәһәр советларының чираттагы сессиясе узды. Анда агымдагы елга бюджет мәсьәләләре һәм төзелеш картасына төзәтмәләр турында фикер алыштылар.

 Районның финанс – бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина «типик булмаган» учреждениеләрне һәм җирле үзидарә органнарын финанс белән тәэмин итүгә 70,6 млн сум сарыф итәргә кирәклеге турында сөйләде.

Планлаштырылган башка чыгымнар арасыннан 600 мең сумны районның юл фондына кертергә тәкъдим ителә. Ә шәһәр төзелеше планында яңа зона барлыкка киләчәк.

Объездная урамында яңа торак массив барлыкка киләчәк. Аңа урта һәм күп катлы 7 торак комплекс, 190 урынлы балалар бакчасы һәм 660 автомобиль сыйдырышлы ике парковка зонасы керәчәк.

Депутатлар каравына кертелгән барлык проектлар да эшкә алынды.
 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса