Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында IPYForum-2022 халыкара нефть-газ яшьләр форумы ачылды

Әлеге чараны Россия Федерациясе энергетика министрлыгы һәм Росмолодежь ярдәмендә «Татнефть» компаниясе оештырды.

11 июльдә «Татнефть» компаниясенең «Юность» җәйге сәламәтләндерү лагере базасында өченче халыкара IPYForum-2022 нефть-газ яшьләр форумы ачылды.

Быел традицион чараның глобаль максаты-Россиянең һәм якын чит илләрнең ягулык-энергетика комплексы алдында торган актуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен талантлы яшьләрнең прогрессив командасын ачыклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән уникаль халыкара яшьләр мәйданчыгын булдыру.

Форумда катнашучыларга алты көн дәвамында хакатон форматындагы реаль бизнес-кейсларны хәл итәргә туры киләчәк. Алар биоэнергетика, биоягулык җитештерү, биопластика һәм биосырье җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Талантлы яшьләр алдында сәламләү сүзе белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов чыгыш ясады.

«Инде өченче тапкыр без тармакта иң яхшыларны җыябыз, һәм мин  берничә көн нәтиҗәләре буенча сез үз сәләтегезне һәм талантыгызны күрсәтерсез дип ышанам. Әлмәт - ул нефть башкаласы гына түгел. Ул-яшәргә, үсәргә һәм киләчәк төзергә сәләтле шәһәр. Без монда һичшиксез барлыкка киләчәк һәм үсәчәк яңа талантларга һәрвакыт шат», - дип билгеләп үтте Тимур Дмитриевич.

«Татнефть» персонал белән эшләү идарәсе башлыгы Андрей Глазков форум ачылышы белән котлады.

"Шуны әйтәсем килә, узган елгы форумда булган күп кенә проектлар хәзер уңышлы гамәлгә ашырыла. Күпләр биредә булдылар һәм үзләре өчен өр-яңа юнәлешләр ачтылар, алдынгы компанияләргә уңышлы эшкә урнаштылар", - дип мотивацияләде катнашучыларны Андрей Александрович.

Хакатонда катнашу өчен Россия һәм партнер илләрдән галимнәр, студентлар һәм укытучылар арасыннан 250 дән артык яшь белгеч сайлап алынды. Биотехнологияләр, роботлаштыру, разведкалау һәм чыгару өлкәсендә инновацияләрне кертүнең төп темаларына, шулай ук нефть-газ чыгару компанияләрендә экологик, социаль һәм корпоратив принципларга (ESG) ирешү өчен иң яхшы тәкъдимнәр һәм проект идеяләре булган командалар акчалата бүләкләр алачак.

Шәхси казанышлары өчен «Хакатон Развитие ТЭК 2022» эшендә үзләрен күрсәткән иң актив катнашучылар призлар, шулай ук Россия энергетика министрлыгыннан илнең алдынгы нефть-газ компанияләрендә стажировка узу һәм кадрлар резервына эләгү өчен тәкъдимнәр кабул итәчәк.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса