Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьлекнең төсләре шул килеш - йөрәктә һаман да унсигез

27 июнь - Россия яшьләре көне. Яшьлек - тормышның күңелләрдән дәрт ташып торган иң матур чоры.

 Яшьлек - яңа үрләр яулыйсы, бар эшкә өлгерәсе килгән вакыт. Нәкъ менә шушы чорда һәрбер кеше үзенең алдагы тормышын, максатларын билгели.

Әлмәтебез яшьләре дә сынатмый, алар районыбызның иҗтимагый, мәдәни һәм сәяси тормышында активлык күрсәтәләр, югары үрләр яулыйлар. Аларга ярдәм итү йөзеннән нефтьчеләр башкаласының үзендә дә махсус проектлар, программалар, акцияләр тормышка ашырыла.

Мәгълүм булганча, шәһә-ребездә оештырылган спорт һәм мәдәни чараларның барысы да диярлек «Татнефть» компаниясе ярдәме белән уздырыла. Әлмәт җирлегендә дөньякүләм танылу алган атаклы мәдәният, спорт йолдызларының еш кунак булуы инде хәзер беркемне дә гаҗәпләндерми. Үзләренең тырышлыклары, югары дәрәҗәдәге профессиональлекләре белән дан-шөһрәт казанган күп кенә шәхесләр шәһәр һәм район яшьләренә үрнәк булып кына калмыйча, тормышларында булган кыенлыкларны җиңү үрнәге, чын мәгънәсендә бер стимул да булып торалар. Шу-шы көннәрдә генә Әлмәт җирлегендә яшүсмерләрнең кумирына әверелгән фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, спорт мастеры Камилә Вәлиева кунак булып китте. Спортчы кыз «Татнефть» грантларын тапшыру тантанасында катнашырга дип чакырылган иде. Чара «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә узды. «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Татарстан Республикасының 24 районыннан һәм Россия Федерациясенең ике төбәгеннән 121 проект грантлар алды. Әлмәттән исә 12 проект җиңүгә лаек дип табылды.

Камилә Вәлиева «Нефтяник» хоккей клубында фигуралы шуу бүлегенә йөрүче яшь спортчылар белән очрашты, мастер-класслар күрсәтте. Ул шулай ук «Мирас» спорт комплексында да булды. Әлмәтлеләр кунакны «Без сине яратабыз!» дип кычкырып каршы алдылар, спортчы кызны чәчәкләргә күмделәр.

Калабызда тагын бер кунак - танылган Уфа блогеры, паралимпияче, җә-мәгать эшлеклесе, ике ел элек илебездәге иң югары үрләрнең берсенә - Эльбрус тавына кадәр менгән Рөстәм Нәбиев булып китте. 30 яшьлек бу шәхес чын мәгънәсендә заман герое. Аны татар Ник Вуйчичы да диләр. Башкортстанның Чакмагыш районы үзәгендә туып-үскән бу егет армиядән ике аягын югалтып кайткан булса да, үзенең үҗәтлеге нәтиҗәсендә профессиональ спортчыга әверелеп, язмышын үзгәртә алуы белән билгеле. Ул да «Татнефть» грантларын тапшыру тантанасында катнашты, әлмәтлеләр белән очрашып сөйләште, үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты, яшьләргә киңәшләрен бирде. «Игелек энергиясе» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләп, ул аларның һәрберсенә дә яңадан-яңа уңышлар теләде.

Әйе, Камилә Вәлиева һәм Рөстәм Нәбиев кебек асыл егет-кызлар чын мәгънәсендә татар иленең зур горурлыгы. Яшьләр өчен исә алар икесе дә үрнәк булып торалар. Без алар белән горурланабыз!

Яшьләр көненә багышланган тантаналы чаралар исә Әлмәттә 2 июльдә, шимбә көнне узачак.                                           Бәйрәм спорт форматында үтә.   Шәһәр пляжында спартакиада оештырыла. Биредә шулай ук Уфадан килгән дөньякүләм рекордчы Руслан Садыйков чыгышларын да карарга мөмкин булачак.                                                           Пляжда face-to-face форматында беренче хип-хоп баттл да оештырыла. Җиңүчеләрне атаклы хореографлар Эмиль Эмаль, Артем Bliss, Илһам Хан бәяләячәк.  Шушы ук көнне көндезге уникедә Индустриаль сквер ачу тантанасы да уза.  Кичке якта Нефтьчеләр мәйданында дискотека булачак. Анда популяр башкаручылар T-Killah, Анет Сай, Люся Чеботина, Jamberry чыгыш ясаячак. Бәйрәм чаралары салют белән тәмамланыр дип көтелә. Бу чаралар әлмәтлеләр өчен чираттагы якты вакыйга булып истә калыр, дип ышанасы килә.  Вакытны күңелле итеп үткәрергә, ял итәргә, рәхәтләнеп музыка тыңларга һәм конкурсларда катнашырга теләүчеләр, бәйрәмгә рәхим итегез!

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса