Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якут җайдагы - Әлмәттә

Шушы көннәрдә районда атаклы якут сәяхәтчесе Дугуйдан Винокуров кунак булып китте.

Оймяконнан Мәскәүгә кадәр ат спорты һәм туризмын популярлаштыру максаты белән озын юлга чыккан якутны әлмәтлеләр татар халкының милли ризыгы булган бавырсак һәм җыр-биюләр белән каршы алдылар.

Әлмәт районының капкасы булган Габдрахман авылы янында җайдакны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев, «Ярыш» хуҗалыгы директоры Равил Шәяхмәтов сәламләделәр һәм кунакка истәлекле сувенирлар тапшырдылар.

Дугуйдан Винокуров узасы маршрутның озынлыгы 11 мең километрдан артыграк һәм ул Россиянең 15 төбәге аша уза. Үзенең сәяхәтен якутияле узган елның 5 мартында ук башлап җибәргән булган. Бүгенге көндә ул инде 9 мең километрдан артыграк юл узган. Җайдак федераль трассалардан читтә булган элеккеге тарихи ат сукмаклары буйлап хәрәкәт итә. 

- Үземне белә-белгәннән бирле атлар арасында булдым. Хуҗалыкта барлыгы 250 ләп ат үрчетәбез. Нигәдер Якутияне халык алмазлар һәм боланнар иле дип күз алдына китерә. Якутлар инде күптәннән боланнар үрчетми, атлар үрчетә. Саха республикасында якут токымлы 700 мең баштан артык ат исәпләнә, атларның баш саны буенча без Россиядә беренче урында, - дип горурлык белән сөйли Дугуйдан Винокуров. Сәяхәтенең дә төп максаты - җирле якут атларының иң чыдам булуларын дәлилләү икән.

Дугуйданга 30 яшь. Ул өченче буын атчы һәм ике бала атасы. 

Юлда якут җайдагы янә-шәсеннән Иркутскиның бер эшмәкәре тарафыннан бүлеп бирелгән машина да хәрәкәт итә. Машинада су, солы төяп алып баралар. Сәяхәтче көненә уртача 45-60 километр юл үтә икән. Дугуйдан Винокуров аттагы сәяхәтен озакламый Мәскәү каласында тәмамлаячак. Июль аенда биредә Саха Республикасы көннәре уңаеннан киңкүләмле милли бәйрәм көтелә.

Якутиядә Татарстан көн-нәре дә бик матур итеп шаулап-гөрләп узды. Бу уңайдан оештырылган чараларда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та катнашты. Ул якутларның чын мәгънәсендә милли җанлы, тырыш һәм булдыклы кешеләр булуы һәм гомумән биредәге тормыш турындагы тәэсирләре белән дә уртаклашты.

Без исә якут дустыбыз Дугуйдан Винокуровка тән сихәтлеге, имин юллар һәм сәфәренең уңышлы гына тәмамлануын теләп калабыз.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса