Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарихлары - бай, үзара дуслык - ныклы, дәвамлы

Табигать кочагында ял итү, җыр-бию, күңелле эстафета, волейбол һәм яңа дуслар табу - Әлмәтнең иң эре предприятиеләре үзләренең бәйрәмнәрен әнә шулай яңа форматта билгеләп үттеләр.

Быел «Татнефть» компаниясенең ике подразделениесе истәлекле даталарны билгеләп үтә: «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә 70, ә «Елховнефть»кә 60 ел тулды.

Яңа тарихи этап хөрмә-тенә предприятие яшьләре берләшеп, бергә-бергә ял итү, күңел ачу, бер-берсе белән яхшырак танышу өчен табигать хозурына юл тотты.

Чарага гаилә әгъзалары белән бергә 300 гә якын хезмәткәр килде. Махсус оештырылган уен зонасында балалар төрле төстәге костюмнар кигән аниматорлар белән бик теләп күңел ачтылар һәм үзләре өчен яңа әйберләр дә белә алдылар. Мастер-классларда алар рәхәтләнеп рәсем ясадылар, аппликацияләр кисеп ябыштырдылар, мулинедан бизәнү эшләнмәләре бәйләделәр. Төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар шулай ук пончиклар рәвешендәге зур шашкалар белән уйнадылар, йомшак кубиклар белән шаярышып көрәштеләр, картон йортларны буядылар һәм башка шундый мавыгулар белән рәхәтләнеп мәш килделәр. Өлкәннәр дә үз балаларыннан калышмаска тырыштылар: крепостьлар төзеделәр, «Координация» уенында җитезлектә көч сынаштылар һәм куаныша-шаярыша «камыр шашка»ны «дамкага» әйләндерделәр. Башкалар исә талантлы җырчылар һәм музыкантларны тыңла-дылар, биеделәр һәм үзләре дә артистларга кушылып җырладылар.

«Елховнефть» идарә-сеннән электр-газ белән эретеп ябыштыручы Рөстәм Нургалиев фикеренчә, мондый чаралар предприятиеләр хезмәткәрләре өчен бик мөһим, чөнки алар рәхәт-ләнеп ял итәргә мөмкинлек бирә һәм шул ук вакытта коллективларны берләштерә дә. Ул шулай ук күптәннән хезмәттәшләре белән бергәләп ял итәргә теләвен һәм шуңа да әлеге мөмкинлектән бик теләп файдалануын да билгеләп үтте. Моннан тыш, табигать кочагында гаилә белән ял итү бары тик уңай хис-кичерешләр генә бүләк итә, ә биредә уеннар да оештырылган, сый-нигъмәтләр дә искитмәле.

Бәйрәм кунакларына бигрәк тә кыр кухнясында әзерләнгән пылау тәмле тоелды. Тамак ялгап алганнан соң тамашачылар яңадан сәхнә янына юл тоттылар, анда акробатлар һәм жонглерлар тамашасы, флешмоблар һәм чараның төп вакыйгасы - ком сәгатен әйләндерү булды. Моның өчен «Әлмәтнефть» һәм «Елховнефть» хезмәткәрләре гаиләләре белән бердәм булып сәхнәгә чыктылар һәм предприятиеләр үсешенең яңа чорына керүнең символик ритуалын башкардылар.

«Татнефть» компания-сенең корпоратив культураны үстерү һәм яшьләр сәясәте үзәге әйдәүче белгече Роман Зарубежнов бу елның әлеге оешмалар өчен әһәмиятле булуын бәян итте.

- «Елховнефть» һәм «Әл-мәтнефть» нефть-газ чыгару идарәләренең бай тарихы бар. Һәм без хәзер аның яңа борылышына керәбез. Шушы вакыйга хөрмәтенә яшь хезмәткәрләр өчен табигать кочагына чыгу һәм эстафета оештырылды. Мондый чаралар белән без корпоратив культураны җайга салабыз, коллективның тупланганлыгы өчен шартлар тудырабыз, эштә дә, эштән буш вакытларда да гаилә принципларына нигезләнгән үзара мөнәсәбәт формалаштырабыз, - дип хәбәр итте Роман Зарубежнов.

«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе хезмәткәре Руслан Минһаҗетдинов эчкерсез канәгатьләнү хисе белән улына картон йортны бизәргә ярдәм итте. Аның фикеренчә, предприятие юбилеен шушындый форматта һәм спорт ярышлары белән бәйрәм итү менә дигән идея булып тора.

- Яшьләр шулай ял итәргә тиеш тә. Кызганычка каршы, эштән соң без җыелмыйбыз, бер-беребез белән күреш-мибез дә. Гел каядыр ашыгабыз, аралашырга вакыт таба алмыйбыз. Әйтик, кайбер кешеләр белән мин беренче генә ел эшләмим, әмма без таныш түгел диярлек. Һаман-һаман бер җыелып утырырга ниятлибез, әмма шушы көнгә кадәр уебыз тормышка ашканы юк. Шуңа да мондый бәйрәм - безнең өчен зур бәхет, ниһаять, без формаль булмаган шартларда аралаша, бер-беребезне яхшырак белә алабыз, - дип белдерде Руслан Минһаҗетдинов.

«Елховнефть» идарәсенең нефть чыгару буенча операторы Радель Бакиров та аның белән килеште. Предприятиеләр юбилеен мондый форматта бәйрәм итү бик нык ошавын билгеләп үтеп, ул:

- Биредә искиткеч рәхәт. Гаҗәеп бәйрәм бу. Спорт ярышларында берсүзсез катнашачакмын. Балалар инде вакытларын бик яхшы уздыралар, шашка уйныйлар, рәсем ясыйлар, ә өлкәннәр өчен иң кызыгы алда әле. Барыбыз да бергә җыелу бик шәп, ниһаять, коллегаларыбыз белән якыннанрак таныша, яңа дуслар таба алабыз, - диде.

Бәйрәм акрынлап сәхнә-дән спорт мәйданчыгына күчте. Предприятиеләр хезмәткәрләре, дүрт командага бүленеп, җиңү өчен бердәмлек төп шарт булган күңелле эстафетада көч сынаштылар: төрле тактикаларны сайладылар, егылдылар, торып бастылар һәм бертуктаусыз көлештеләр. Ә аннары гадәти булмаган зур туп белән волейбол уйнадылар. Бу көнне һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль, ә иң мөһиме - яңа дуслар тапты.

 

Арина Сафина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса