Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

121 проектка «Татнефть» гранты тапшырылды

«Игелек энергиясе» конкурсына Татарстанның 42 районыннан һәм Россиянең 9 төбәгеннән 1409 гариза җибәрелгән.

"Татнефть" социаль инициативалар конкурсында җиңүчеләрне билгеләде. Татарстан республикасының 24 районыннан һәм Россия Федерациясенең ике төбәгеннән 121 проект грантлар алды. Бу хакта «Татнефть» матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Игелек энергиясе" конкурсына Татарстанның 42 районыннан һәм Россиянең 9 төбәгеннән 1409 гариза җибәрелгән.

«Конкурс йомгаклары буенча иң күп җиңүчеләр «фән, мәгариф» (30 проект), «халыкның зәгыйфь катламнарын яклау» (30 проект), «сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» (15 проект), «мәдәният һәм сәнгать» (15 проект) номинацияләрендә билгеләнде. Районнар буенча лидерлар өчлегенә Казан (33 проект), Яр Чаллы (18 проект) һәм Әлмәт (12 проект) шәһәрләре керде», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Грантлар тапшыру «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә узды.

Быел җиңүчеләр арасында-Азнакай мәктәпләре укучылары өчен мәктәп предметларын тирәнтен өйрәнү буенча белем бирү проекты, Казанда һәм Баулыда мөстәкыйль тормышка  яшьләрне әзерләү, Татарстанда түләүсез кан донорлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү буенча комплекслы программа һ. б. бар.

 

 

Фото: «Татнефть» матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса