Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә иң оригиналь балалар коляскасын ачыкладылар

ЮХИДИ махсус акция уздырды.

Коляскаларда да яктылык кайтаручы элементлар булу мөһим.

Әлмәттә «Яшьлек» скверында  акция узды, дип хәбәр итә ЮХИДИнең Әлмәт бүлеге.

Чарада әниләр, балалар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. Коляскалар парадында егермедән артык үзенчәлекле коляска тәкъдим ителде. Аларның һәркайсында яктылык кайтаручы элементлар мөһим элемент булып тора.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеге темасына концерт булды. Шигырьләрдә һәм җырларда балалар һәм өлкәннәр барлык катнашучыларны юлларда һәм урамнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр.


Акциядә катнашучыларга фликерлар һәм тематик китаплар тапшырылды. Чара бик матур һәм файдалы булды, дип хәбәр итә оештыручылар. Акциядә 53 кеше һәм 132 бала катнашты.

 

Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса