Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акча да эшлиләр, ял да итәләр

Җәйге каникул чорын яшүсмерләр аеруча көтеп алалар.  Рәхәтләнеп ял итү өчен генә түгел, ә эшләп, бераз акча туплау өчен дә.

Аларның үзләрен дә шәһәр һәм район оешмалары көтеп торалар. Бу, бердән, яшьләрне эшкә күнектерү булса, икенчедән, алар үзләре эшләгән предприятиеләрдә һөнәри күнекмәләр дә алалар.

Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге тарафыннан быел да яшүсмерләр өчен бу уңайдан бар мөмкинлекләр тудырылганлыгы билгеле булды.

 

14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балигъ булмаганнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү максатында елдагыча эш бирүче оешма-предприятиеләр белән килешүләр төзеп куелган.
 

 Әлеге килешүләр ниге-зендә яшүсмерләргә эш сә-гатьләре күләменә карап хезмәт хакы түлиләр, моннан тыш Мәшгульлек үзәге аларга өстәмә рәвештә аена 2250 сум күләмендә матди ярдәм дә күрсәтә.

Үзәк белгечләре әйтеп узганча, эш сорап мөрә-җәгать итүче балигъ булмаганнарның саны һәр елны төрлечә була. Мисал өчен 2020 елда Мәшгульлек үзәге аша 195 бала эшкә урнаштырылган булса, 2021 елда инде эшләргә теләк белдерүчеләр саны 245 кеше тәшкил иткән. Әлегә 200 яшүсмерне вакытлыча эшкә урнаштыруга 7 килешү төзелгән. Балигъ булмаганнарның эш сәгате дә төрлечә булып чыкты. Мисал өчен 14 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге укучыларга көненә 4, 15 яшьтән уналты яшькә кадәргеләргә 5, уналтыдан алып унсигез яшькә кадәр булганнарга 7 сәгать эш вакыты каралган. Бу эш сәгатьләре каникул чорына гына шулай билгеләнгән. Ә инде уку елы дәвамында эшләп, акча юнәтергә теләгән яшүсмерләр өчен эш сәгатьләре башкачарак. 14 яшьтән алып уналты яшькә кадәр булганнарга көненә 2,5 сәгать, уналты яшьтән алып унсигез яшькә кадәргеләргә 4 сәгать кенә эш вакыты каралган.

Шуны да белеп тору зарур, балигъ булмаганнарны куркыныч һәм зарарлы эш шартларындагы хезмәткә җәлеп итү катгый тыела. Балигъ булмаган хезмәткәрләрне эш сәфәренә җибәрергә, өстәмә эш сәгате бирергә, төнлә, ялларда һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә хезмәткә җәлеп итәргә ярамый.

Тулы хезмәт килешүе 16 яше тулган яшүсмерләр белән генә төзелә. Ә инде гомуми белем алып 15 яше тулганнар җиңел эшкә җәлеп ителүгә караган килешү аша эшли алалар. Шулай ук хезмәт килешүе 14 яшьлек үсмерләр белән дә төзелергә мөмкин икән. Тик мондый килешү бары тик әти-әнинең, опека һәм попечительлек органының ризалыгы белән генә башкарыла. Ә предприятие-оешмалар белән килешүләр ел дәвамында төзелеп килә. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белгечләре моннан тыш әле төрле «түгәрәк өстәлләр», киңәшмәләр, эшлекле сөйләшүләр кебек файдалы чаралар да оештырып торалар.

Каникуллар чорында эшкә урнашырга теләк белдергән яшүсмерләр «безгә нинди эшләр тәкъдим итә алалар соң?» дигән сораулар да еш бирәләр. Балалар, кагыйдә буларак, күбрәк шәһәр
урамнарын, паркларны,
ишегалларын җыештыру
һәм төзекләндерү, түтәл-ләрне утау кебек эшләргә җәлеп ителәләр. Сер түгел, күп кенә егет-кызлар кулларына пумала тотып буйый да белми, чүкеч тота белмәгәннәре дә аз түгелдер. Шунда, бергә күмәкләшеп эшләгәндә, барысына да өйрәнәләр.

 

Җәйләрен күңелле һәм шул ук вакытта файдалы итеп

уздырырга теләгән яшүсмерләр Герцен урамындагы 86А йорт адресы буенча урнашкан Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.

Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32 34 94.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса