Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Бушидо Парк» күңел ачу комплексы йомгаклау тикшерүе уза

Тикшерү тәмамланганнан соң объектка проект документларының туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

Әлмәттә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Төзүчеләр проспектында урнашкан «Бушидо Парк» күңел ачу комплексында йомгаклау тикшерүе уза. Бу хакта ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бушидо Парк» балалар күңел ачу үзәге алты зур үтә күренмәле гөмбәздән тора.

Күңел ачу комплексында биш катлы балалар лабиринты, аттракционнар, батут зонасы, бау паркы, япон һәм Европа кухнялары булган фуд-корт, Black Star Burger тиз туклану рестораннары челтәре продукциясе һ.б. бар.


Объектның мәйданы-3534,40 кв. м., аны төзүче һәм техник заказчы - «Шешмаойл» АҖ. Генераль подрядчы - "Шешмастройсервис" АҖ.

Йомгаклау тикшерүе тәмамланганнан соң, кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документларының туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

 

 

Фото: ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса