Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә "Абилимпикс" чемпионаты ачылды

Бүгенге көндә «Абилимпикс» халыкара федерациясе составына 53 ил керә.

19 майда Әлмәт медицина көллияте базасында «Медицина һәм социаль карау» компетенциясендә «Абилимпикс» VIII Милли чемпионатының төбәк этабын ачу тантанасы булды.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен беренче һөнәри осталык конкурсы Япониядә 1972 елда үткәрелгән.

«Абилимпикс» хәрәкәте инвалид булган кешеләрне һөнәри юнәлешкә һәм мотивацияләүгә, аларны эшкә урнаштыруда ярдәм итүгә һәм җәмгыятькә социаль-мәдәни җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Сәламләү сүзе белән Әлмәт медицина көллияте директоры Диләрә Бешимова чыгыш ясады.

"Бүген, һичшиксез, монда иң сәләтле, хезмәт сөючән һәм ихтыярлы катнашучылар җыелган. Сез җиңүгә омтыласыз гына түгел, авыр тормыш ситуацияләренә карамастан, зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнлеген раслап, күп кенә стереотипларны юкка чыгарасыз. Бүген без илкүләм чемпионатта безнең төбәкне тәкъдим итәчәк кандидатларны күрәчәкбез", - дип билгеләп үтте Диләрә Бешимова.

Шулай ук чемпионат ачылышының хөрмәтле кунагы бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт җирле оешмасы рәисе, «Абилимпикс»ның алтын һәм көмеш призеры Рөстәм Миңнегулов та бар иде.

"Мин Әлмәт медицина колледжын чын күңелдән котлыйм, бу ярышларны уздыру мөмкинлеге нәкъ менә сезгә тудырылган.  Барлык катнашучыларга да сәламәтлек һәм уңышлар телим", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Рәшидович.

Чемпионат 19 майдан 20 майга кадәр барачак. Чарада ТР 8 медицина уку йортыннан укучылар һәм республиканың медицина оешмаларының 3 белгече катнашачаклар. Белгечләр өчен беренче этап узды.

2022 елда төбәк чемпионаты 35 конкурс мәйданчыгында 88 компетенция буенча узачак. Һөнәри осталыкларын 900 дән артык катнашучы күрсәтәчәк һәм конкурс биремнәрен бәяләүдә шул кадәр үк эксперт катнашачак.

Әлмәтнең «Абилимпикс» хәрәкәтендә катнашуы – инвалидлар тормышында революцион үзгәрешләр башлап җибәрү өчен мөһим корал. Мондый чаралар ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләрен,  һөнәри осталыкларын күрсәтә алачак.

 

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса