Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер тында, бер омтылышта

Калабызның Нефтьчеләр мәйданында «Za Россию» дип исемләнгән музыкаль-патриотик марафон узды.

Сәхнәдә көн дәвамында шәһәрнең иҗат төркемнәре, җырчылар, шулай ук «Камертон» кавер-группасы һәм «Хәрби туганлык» ансамбле чыгыш ясады.

Чарадан алынган тәэсирләр чын мәгънәсендә һәр әлмәтленең йөрәгенә үтеп кереп, туган җиргә, Ватанга мәхәббәт кебек күркәм сыйфатларны кабаттан кабынырга мәҗбүр итте. Бу гади пафос түгел, бу чыннан да шулай. Марафонда катнашкан өч меңгә якын кешенең әләмнәр күтәреп бер тында, бер омтылышта җырлап басып торуы, чыгыш ясаучыларны көчле алкышларга күмүе шуның ачык мисалы.

Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда җәмгыятьнең мораль кризис кичерүе, әхлак нормаларының таркала баруы, игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары-ның кими баруы яшьләргә кире йогынты ясый башлаган иде. Шуңа күрә дә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү - бүгенге көннең мөһим бурычларыннан берсе. Ләкин җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше яхшы белән начарны, ак белән караны, бөеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең гражданины, пат-риоты булып үсәргә тиеш. Ә тәрбия эшендә Ватан темасы үлемсез. Туган илгә, яшәгән җиреңә мәхәббәт хисе - кеше күңелендәге иң изге, иң нечкә һәм иң олы хистер ул, мөгаен.

Бөек Ватан сугышы чорын гына алыйк... Халыкның ул чордагы патриотизмы эчкерсез, аяусыз һәм ничек көчле булган. Әлеге хисләрне кабаттан яңартып, уятып җибәрү бүгенге көндә аеруча актуаль булып тора. Патриотик чарада катнашкан запастагы генерал-майор Равил Могыйнов шуңа зур басым ясады. Куркынычсызлык һәм оборонада 35 елдан артык хезмәт тәҗрибәсе булган, Сүриядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан шәхес билгеләп узганча, һәрбер кешенең туган җире бер генә. «Шушында туып-үстек, шушында яшибез һәм соңгы сулышыбызга кадәр монда гомер кичереп, бакый дөньяга китәчәкбез», - дип ассызыклады запастагы генерал-майор.

Рухи күтәренкелек белән сугарылган музыкаль-пат-риотик марафон дүрт сәгать дәвам итте. Чара барышында ярминкәләр эшләп торды, төрле мастер-класслар, иҗади лабораторияләр дә оештырылган иде. Оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәттән башка бер сүз дә юк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса