Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт эзләнүчеләре экспедициядән кайтты

Быел Татарстанның эзләнү отрядлары Волгоград һәм Мурманск өлкәләрендә эзләнү эшләре алып барачаклар.

Алар ел саен Бөек Ватан сугышы елларында каты бә-релешләр барган урыннарга барып, казыну эшләре белән шөгыльләнәләр. Яу кырларында башларын салган сугышчыларның җәсәде калдыкларын алып кайтып, аларның табылган туганнары белән элемтәгә кереп, калдыкларны җиргә иңдерәләр, шулай ук үзләре тап булган сугыш кирәк-яракларын алып кайталар. Узган ел гына да эзләнү отрядлары тырышлыгы белән 400 дән артык совет армиясе сугышчысы туган якларына «әйләнеп кайтты».

Һәр казыну эшләре алдыннан эзләнүчеләрне җитди әзерлек эшләре көтә. Алар архивларны, әлеге урын белән бәйле карталарны, сакланган документларны өйрәнәләр.

Волгоград өлкәсендә дүрт эзләнү отряды, шул исәптән Әлмәтнең «Татнефть-Поиск»  отряды тарафыннан бүгенге көнгә 108 сугышчының җәсәде җир өстенә күтәрелгән инде. Ике сугышчының исемнәре ачыкланган, туганнарын эзләү бара.

 

Волгоград өлкәсенең Городище районында эзләнүчеләр палатка урнаш-тырган вакытта очраклы рәвештә өч сугышчының җәсәденә тап булалар.

 

«Татнефть-Поиск» отряды экспедициягә 29 мартта кузгалган булган. Ике атна дәвамында алар Неклиново районы территориясендә эшләгәннәр. Анда өч сугышчының җәсәденә тап булганнар. Алар янында өч медальон табылган. Берсе кыйпылчык белән урталай ярылган. Сугышчыларның җәсәде Казанга ДНК экс-пертизасына озатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса