Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә майның беренче атнасында 14 пар өйләнешкән

ЗАГС коллективы яшь парларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады.

9 Май бәйрәме алдыннан Әлмәт ЗАГСы белгечләре тугыз парның гаилә берлеген теркәделәр. Бу хакта Әлмәт ЗАГСында хәбәр иттеләр.

Майның беренче атнасында барлыгы 14 пар өйләнешкән.

«Күптән көтелгән  яз килде, кояш җылыта, ә күзләрне майның якты төсләре сөендерә. Язылу датасын нәкъ менә шушы айга билгеләү өчен менә дигән сәбәп бу», - дип билгеләп үттеләр Әлмәт ЗАГСы белгечләре.

 

 

Фото: Әлмәт ЗАГСы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса