Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру башланды

Әлмәттә яшьләр үзәге базасында 2022 елда «Безнең ишегалды» республика төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында халык белән эшләү стандартларына өйрәтү үткәрелде.

Чарага администрация,  идарә итү, юл һәм челтәр оешмалары вәкилләре, урам җиһазлары белән тәэмин итүчеләр һәм архитекторлар, ягъни «Безнең ишегалды» программасына җәлеп ителүчеләр җыелды. Мондый тренинглар барлык эре муниципаль районнарда үткәрелә һәм команда эшен ныгытуга юнәлдерелгән була.

Сәламләү сүзе белән район башлыгы Тимур Нагуманов чыгыш ясады. "Безнең ишегалды" программасы безнең өчен бик мөһим. Ул безнең шәһәр тормышын тамырдан үзгәртә. Программа без еллар буе хәл итә алмаган проблемаларны хәл итә", - дип ул программаның әһәмиятен ассызыклады.

Ишегалларын төзекләндерү кысаларында юллар һәм тротуарлар булдырыла һәм ремонтлана; эскәмияләр, урналар һәм ут баганалары куела; балалар һәм спорт җиһазлары куела; каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдырыла һәм яңартыла; хуҗалык-көнкүреш җиһазлары куела.

"Без сезнең белән зур команданы оештырдык. Әмма безнең командада шәһәр халкы да бар әле. Алар да команданың бер өлеше", - диде «ТР шәһәрләрен үстерү институты» шәһәр төзелеше фондының әйдәп баручы архитекторы Вероника Ямилова.

Шулай итеп, уку кысаларында ишегаллары 2022 елда программа буенча төзекләндерелергә тиешле халык белән очрашулар сериясе үткәрү планлаштырылган. Бүгенге көндә 22 ишегалдында яшәүчеләр белән очрашулар үткәрелде. Очрашулар халыкның үз ишегалларын төзекләндерү концепциясе буенча фикер алышуда турыдан-туры катнашу мөмкинлеге булсын, проект эшләре башланганчы үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерсен өчен оештырыла. Төзекләндерү схемалары шулай ук халык белән килештерелә.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Әлмәт районында 52 ишегалды төзекләндерелгән, аларның территориясендә 140 күп фатирлы йорт урнашкан.  186 йортны колачлап, 2021 елда 93 ишегалды төзекләндерелгән.  Шул исәптән 74 ишегалды шәһәрдә һәм авыл торак пунктларында 19 ишегалды.

Быел 133 йортны колачлап, 78 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Бу-шәһәрдә 61 ишегалды һәм авыл торак пунктларында 17 ишегалды.

 

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса