Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Май бәйрәмнәрендә Әлмәттә кайсы урамнар ябылачак?

Урамнарда транспорт хәрәкәтен чикләү 6, 7, 8, 9 майда планлаштырылган.

Әлмәттә кайбер урамнарның май бәйрәмнәренә ябылачагы билгеле булды. Бу хакта транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Муса Фәйзуллин хәбәр итте.

Аерым алганда, 6 һәм 7 майда репетицияләр үткәргәндә Ленин урамыннан Радищев урамына кадәр керү юлын ябачаклар. Беренче көнне чикләүләр 13.00 дән 17.00 гә кадәр, ә икенче көнне – 11.00 дән 17.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук сәбәп белән 8 майда 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр машина йөртүчеләргә Ленин урамыннан алып, Радищев урамына кадәр урап үтү юлларын уйларга кирәк. Шул ук вакытта җәмәгать транспорты Фәхретдин, Шевченко һәм Заслонов урамнары буйлап йөри алачак.

Тантаналы чаралар үткәргәндә 9 майда Ленин урамы Төзүчеләр проспектыннан Чехов урамына кадәр, шулай ук Тимирязев урамының Радищев урамыннан алып Җәлил урамына кадәр 6.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр ябылачак. Җәмәгать транспорты Фәхретдин, Шевченко урамнары һәм Төзүчеләр проспекты буенча йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса