Пассажирлар ташу - игътибар үзәгендә
Әлмәттә пассажир транспорты маршрутларын оптимальләштерү көтелә.
Шундый ук эш Татарстанның тагын өч шәһәрендә башкарылачак. Агымдагы елда пассажир транспортын көйләү буенча тиешле процедуралар үткәреләчәк. Республиканың эре шәһәрләрендә - Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Лениногорскида маршрут челтәрләрен оптимальләштерү һәм хәрәкәттәге составны яңарту буенча чаралар эшләнәчәк. Хәзерге вакытта әлеге шәһәрләр өчен транспортны планлаштыру документын хәзерләү өстендә эш бара. Тикшеренүләр төгәлләнгәч, билгеле бер карарлар кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа