Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Май аенда ничә көн ял итәбез?

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көне бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә. Шулай итеп, быел 1 Май якшәмбегә туры килә, һәм ял көне 2 майга, дүшәмбегә күчерелә.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының «2022 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 09.04.2022 ел, № 256 Указы нигезендә 2 май – Ураза бәйрәме башланган көн эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Шул ук вакытта «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 19.02.1992 ел, № 1448-XII ТР Законының 1 статьясындагы 5 өлеше нигезендә ял һәм бәйрәм көннәренә туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда ял көннәрен күчерү турында» 16.09.2021 ел, № 1564 карары нигезендә 2022 елда хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан киләсе ял көннәре күчерелә:

1 гыйнвар шимбәсеннән 3 май сишәмбесенә;

2 гыйнвар якшәмбесеннән 10 май сишәмбесенә.

Шулай итеп, 1-3 май, 7-10 май ял көннәре булачак.

 

 

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса