Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә быел Г. Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсе яңартыла

12 апрельдә «Демография» милли проектын үстерү  максатыннан Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров Әлмәткә эш визиты белән килде.  

Ул Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән районның социаль-икътисади мәсьәләләре һәм актуаль проблемалар буенча фикер алышу өчен очрашты.


Шулай ук Азат Ягъфәров Г. Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә дә булды. Китапханә 2021 елда «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты җиңүчесе булды.

Федераль бюджет акчалары 10 млн.сум тәшкил иткән, китапханәне модернизацияләү агымдагы елда башланды. Сентябрьдә яңартылган китапханәне ачу күздә тотыла. 


Депутат китапханә белән танышты. 2021 елда ачылган виртуаль концерт залында композитор М.П. Мусоргский иҗатына багышланган лекция узды. Уку залында мөмкинлекләре чикле балалар өчен чараны «Игелек бүләк ит» хәйрия фонды директоры Гөлнара Әюпова алып барды.Беренче катта шәһәр осталары һәм һөнәрчеләр берлегеннән мастер-класслар эшләде. 


Аннары Азат Ягъфәров 15 нче "Теремок" балалар бакчасында булды. Аннан соң "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә актуаль мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү булды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса