Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сулар гөрләп акканда...

Кыш үзенең хакимлегеннән баш тартырга ашыкмаса да, яз аена кердек - димәк, ташулар башлануга да күп калмый.

Быел кар күп яуды. Шуңа күрә районның кайбер торак пунктларында яшәүчеләр ихаталарын су басмаса ярар иде, дип борчыла башладылар инде.


2012 елның су басулары әле дә исләреннән чыкмый Иске Әлмәт, Урсалы, РТС микрорайоннары, Түбән Мактама, Тихоновка, Тайсуган, Түбән Абдул, Рус Акташында яшәүчеләрнең. Коткаручылар табигать белән бәйле мондый бәла-казаларның 30-40 елга бер генә тапкыр кабатлануын искәртсәләр дә, сулыкларга якын урнашкан йортларда яшәүчеләр көннәрнең артык җылытуына сагаеп карыйлар.  
- Әлмәт муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе февраль аеннан утырышлар уздыра башлады. Аларда агымдагы елгы язгы ташу барышында халыкны кисәтү һәм ярдәм чаралары планы билгеләнде. Чыннан да, быел кар күп, ләкин көннәр алай артык җылы түгел әлегә. Әлмәт җирлегендәге барлык участоклар да көндәлек күзәтү астында, елгалардагы су нормадан түбән, борчылырга җирлек юк кебек. Ә менә киләсе атна башыннан көннәр җылытачак. Шуңа күрә без шәхси йортларда яшәүче әлмәтлеләргә су басудан саклану чараларын алдан күрә башларга кирәклеген искәртеп китәбез. Су басулар, масштаблы булмаса да, ел да була һәм ел да бер үк адреслар буенча яшәүчеләр безнең службага мөрәҗәгать итә. Көннәр артык җылытып, табигать стихиясе бәйдән ычкынса, Түбән Абдул, Түбән Мактама, Тихоновка, Рус Акташы, Тайсуган авылларының 804 торак йортын һәм Иске Әлмәт һәм Урсалы микрорайоннарын су басарга мөмкин. Соңгы икесендә барлыгы 1825 кеше яши. Һәрбер шәхси хуҗалык үз милке өчен җаваплы - бу турыда белеп тору зарур. Шуңа күрә су басудан саклану өчен хуҗалардан алдан ук ихата тирәләрендә һәм капка төпләрендә сулар агып китәрлек итеп траншеялар ясау-лары сорала. Шуны аерым искәртеп узасым килә, су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүчеләр исә синоптик-лар хәбәрләренә әледән-әле колак салырга һәм үзләре өчен нәтиҗә чыгарырга тиешләр. Йорт, каралты-кура түбәләрен һәм ишегалларын кардан арындырулары, базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерүләре,  эвакуацияләнү таләп ителгән очракка дип өч көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы, башка төр иң кирәк әйберләрне туп-лап әзерләп куюлары сорала. Шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска, аларны саклап калу хәстәрен күрергә кирәк. Без шәһәрнең шәхси секторларын һәм торак пунктларны комиссия белән узып чыгачакбыз әле, - дип аңлатма бирде гражданлык яклау идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Алена Александрова.


Белгеч хәбәр иткәнчә, райондагы вәзгыятьне тикшереп торуда Акташта стационар пост һәм тагын 7 штаттан тыш пост булдырылган, кизү тору оештырылган. Район торак пунктларында язгы ташуга каршы чаралар өчен авыл башлыклары җаваплы. Алар белән аерым киңәшмә уздырылган. Карабаш сусаклагычының гидротехник корылмалары торышы даими контрольдә. Биредә су шулай ук нормадан түбән. Дала Зәе елгасындагы суның күтәрелешен тикшереп тору өчен күпер астында махсус тамгалар да ясалган.


Әйе, табигатькә каршы килеп булмый, кар суларының ничек төшәсен алдан беркем дә тәгаен генә әйтеп бирә алмый. Быел кар катламы калын, кинәт бик җылытып җибәрсә, елгалар да ярларыннан чыкмагае. Быелгы ташулар бәла-казасыз гына үтеп китәр дигән өметтә калыйк.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса