Мөхәррир сүзе
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Хәзерге заман кешесенең тормышы социаль челтәрләрдән башка мөмкин түгел. Көн саен лайклар куябыз, постлар урнаштырабыз, репостлар ясыйбыз һ.б.
Дөньялар ничек кенә булмасын, интернет аша хәбәрдар булып торырга өйрәнгән инде без.
«Әлмәт таңнары» газетасы редакциясе дә заман белән бергә атларга тырыша. Безнең күп кенә социаль челтәрләрдә сәхифәләребез бар.
Район һәм шәһәр яңалыкларыннан хәбәрдар булыйм, кызыклы кешеләр турында укыйм, файдалы киңәшләр алыйм һәм башка мәгълүматлар белән танышыйм дисәгез, безнең газетабызның сәхифәләренә язылыгыз!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа