Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең хисап җыелышлары уза

Территориаль иҗтимагый үзидарәнең хисап җыелышлары-ул халык өчен муниципалитет, идарәче компанияләр вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры бирү һәм микрорайонда узган ел нинди эш алып барылганын һәм агымдагы елда нинди эшләр башкарылганын белү өчен менә дигән мөмкинлек.

Шушы көннәрдә «Водоканал»ның актлар залында 7Д территориаль иҗтимагый үзидарәнең  хисап җыелышы узды.


Рәис Людмила Михайловна Кузьмина 2021 елда территориядә ниләр эшләнүе турында сөйләде.

"Безнең ишегалды" республика программасы буенча 13 ишегалды төзекләндерелгән:
- Р. Фәхретдин ур., 34-36;
- Тимирязев, 2а, 7, 9;
- Тукай проспекты, 31, 52, 54, 54а, 56;
- Маяковский ур., 63, 65, 67.
Р.Фәхретдин урамы, 39 адресы буенча урнашкан йортка капиталь ремонт ясалды. Маяковский урамы, Киров урамыннан Ленин урамына кадәр җәяүлеләр юлы буенча асфальт җәелде.

Халык белән социаль һәм мәдәни-массакүләм эш алып барыла: ишегалды бәйрәмнәре, экологик өмәләр, агачлар утырту, ветераннарга ярдәм һәм башкалар оештырыла.Үзидарәнең эшчәнлеге күпкырлы.

Территориядә 27 күп фатирлы йорт урнашкан. Алар «ЖЭУ-7», «Новация», «Альянс-3»идарәче компанияләре карамагында. Барлык идарәче компанияләр башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Шунысы куанычлы, җыелышлар эшендә битараф булмаган актив кешеләр катнаша. Алар хезмәтләрнең игътибарын үз йортларында һәм ишегалларында билгеле бер проблемаларга юнәлттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса