Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы белән матбугат конференциясеннән

Кыскача

МӘГАРИФ. 2022 елда Әлмәттә ике белем бирү учреждениесе ачу планлаштырыла. Урсалы микрорайонында балалар бакчасы тиздән эшли башлар дип көтелә. «Адымнар» полилингваль мәктәбе август аенда ишекләрен ачачак. Аны төзү дәвам итә.

 

ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК. Бу өлкәдә берничә яңалык көтелә. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, күп кенә процесслар цифрлаштырылачак. Бу хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртыр дип планлаштырыла.

ГАЗЛАШТЫРУ. Газлаштыру турындагы закон үз көченә керү Урсалыда һәм районда әлеге проблеманы хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. «Газпром» программаны эшләтеп җибәрде инде - электрон заявка бирергә генә кирәк. Әлегә Әлмәттә алар 500 дән артык, ә гомумән мохтаҗлар саны 3000 нән артып китә. Процесс тизләнсен өчен заявкаларның күбрәк бирелүе зарур. Моның өчен күчемсез милеккә документлар кирәк, йорт теркәлгән булырга тиеш.

СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ. 2022 елда системаны трансформацияләү өстендә эш дәвам итәчәк. Үзәк район шифаханәсен зур үзгәрешләр көтә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән аның концепциясен формалаштыру һәм проектлау төгәлләнде. Дөрес, бу эш бер еллык кына түгел. Шуңа карамастан, бөтен сәламәтлек саклау системасында җитди үзгәрешләр барачак.

СУ ҖИТМӘҮ. 2021 елда су белән тәэмин итү программасына зур игътибар бирелде, чөнки корылык булу сәбәпле шәхси секторда һәм авыл җирлекләрендә чыганаклар дебиты кимү күзәтелде. Быел эш дәвам итәчәк. Күпчелек торак пунктлар үзара салым программасына исәп тота. Суүткәргеч челтәре төзү буенча республика программаларында актив катнашу да күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса