Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан журналистлар берлеге зур югалту кичерә

Кичә, 13 гыйнварда 72 нче яшендә журналистика ветераны Әлфия Галимҗан кызы ЯРМИЕВАның йөрәге тибүдән туктады.

Ә.Ярмиева 1988-2006 елларда “Знамя труда” газетасында корреспондент, мөхәррир урынбасары булып эшләде.


Тумышы белән күрше Башкортстаннан булсада, гомеренең күп өлеше Әлмәт белән бәйләнгән. Аның һәр язмасын укучы көтеп алып укыды. Шәһәрнең социаль-сәяси тормышы, профсоюз хәрәкәте, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы мәкаләләре берәүне дә битараф калдырмады. Чөнки ул үзе кешеләрне, шәһәрне яратып яшәде, яратып язды. Россия,  Республика матбугаты белән даими элемтәдә торды. Иң беренче булып И.Винокуров исемендәге премиягә лаек булды. Әлмәтнең күренекле кешеләре турында әтрафлы, зур күләмле китаплар язып, аларның исемнәрен мәңгеләштерде. 15 китап авторы.

Әлфия Ярмиева гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аларга күркәм сабырлык телибез.

Урының җәннәттә булсын, Әлфия Галимҗановна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса