Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮХИДИ кайсы машиналарга техник тикшерү узарга кирәк түгеллеген аңлатты

Автомобильләр һәм мототранспорт бары тик шәхси ихтыяҗлар өчен генә кулланылса, техник тикшерү таләп итми. Ә 10 елдан озаграк йөргән машиналар ел саен тикшереләчәк.

Узган елның 30 декабреннән транспортны техник тикшерү турында Федераль законга төзәтмәләр үз көченә керде.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, законда техник тикшерү узарга тиешле транспорт чараларының категорияләре билгеләнгән.

Закон нигезендә, шәхси затларның автомобильләре һәм мототранспорт бары тик шәхси ихтыяҗлар өчен генә кулланылса, техник тикшерү таләп ителми. Ә эш автомобильләре һәм такси машиналарының мәҗбүри рәвештә диагностик картасы булырга тиеш. Техосмотрның ешлыгы автоның чыгу елына һәм аны эксплуатацияләү максатларына бәйле.

Ел саен техник диагностиканы 10 елдан озаграк йөргән машиналар узачак. 5 елдан озак йөрмәгән такси һәм автобуслар елына бер, 5 елдан күбрәк йөргән техника ярты елга бер тапкыр тикшереләчәк.

ЮХИДИдә автомобильне теркәү вакытында 4 елдан озаграк йөргән автомобильләргә диагностик карта кирәк. Әгәр дә машина хуҗасы автомобиль конструкциясенә үзгәрешләр кертсә, техосмотр машинаның яшенә карамастан, һичшиксез булырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса