Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга йомгак ясау буенча тантаналы чара узды

Әлмәттә 2021 елгы сайлау кампаниясендә 934 кеше катнашты.

Район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга йомгак ясау буенча тантаналы чара узды.

2021 ел вакыйгаларга бай булды. Әмма төп сәяси вакыйга-сайлаулар булды һәм шулай булып кала да. 17-19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булды. Әлмәт муниципаль районында 116 сайлау участогы эшләде: 62 шәһәрдә һәм 54 авыл җирлегендә. 2021 елгы сайлау кампаниясендә 934 кеше катнашты.

Быел ТР Әлмәт шәһәре территориаль сайлау комиссиясенә округ сайлау комиссиясе вәкаләтләре йөкләнде. Шәһәр һәм район халкы сайлау кампаниясен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты.

Район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең сәламләү сүзендә 2021 елгы сайлауларда катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерде. "Сайлаулар-һәр тапкыр  катлаулы. Һәркемнең җилкәсендә зур җаваплылык. Сез, чыннан да, сайлау процессын мөмкин кадәр ачык, гадел итәргә тиеш. Барлык кыенлыкларга карамастан, бер генә команда да сынатмады дип ышанып әйтергә була. Барысы да төгәл, оешкан төстә үтте. Бернинди дәгъвалар, шикаятьләр, шикләр булмады", - диде Тимур Нагуманов территориаль һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләренең эшен югары бәяләде.

Очрашу ахырында территориаль һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса