Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Планнар зурдан...»

Борчу-мәшәкатьләре, табыш-югалтулары белән 2021 ел да ахырына якынлашты.

Шул хакта сөйләшү өчен, 27 декабрьдә шәһәр башлыгы матбугат хезмәткәрләрен түгәрәк өстәл артына җыйды.

Күзгә-күз карап сөйлә-шү бүген барыбызга да тансык иде. Беренче сорауны «Знамя труда» газетасы баш мөхәррире Наилә Әл-Әйюби бирде. Тәҗрибәле журналист буларак, ул узып баручы елның уңышлы һәм уңышсыз яклары белән кызыксынды. «Әлбәттә, уңышларны санап киткәндә ниндидер бер генә өлкәне әйтү бик дөрес булмас. Чөнки район һәм шәһәр структурасы шактый катлаулы. 2020 ел белән чагыштырганда быел инде уңышлар гел дә юк түгел. Иң аянычы, быел без бик күп кешеләрне югалттык. Моны кабул итү бик авыр. Быелгы елның иң куркыныч, иң уңышсыз ягы шулдыр», диде шәһәр башлыгы. Һәм үз җавабында медицина хезмәткәрләренең эшен, бигрәк тә ковид белән бәйле эшчәнлекне югары бәяләде. Быелгы корылыкның авыл хуҗалыгы өчен дә авыр булуын, тик ул өлкәне дә саклап калуны ассызыклады.

«Нефтяник» газетасы баш мөхәррире Равил Сабировның киләсе елга нинди юнәлешләргә өстенлек бирелү турындагы соравына Тимур Нагуманов сәламәтлек, мәгариф һәм торак-коммуналь хезмәтләрне атады. Әлбәттә инде, шәһәр башлыгы төзелеш, шәһәрне төзекләндерү, юллар мәсьәләсенә дә өстенлек биреләчәген әйтте.

Күптән түгел Татарстан Президенты белән очрашуда Тимур Нагумановның илбашыннан шәһәр транспорты мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм соравын «Татарстан - Яңа гасыр» телекомпаниясе хәбәрчесе Филүзә Хәмидуллина искә төшереп, шуның нәтиҗәләре белән кызыксынды.

- Алдагы елда тагын 10 троллейбус халыкка хезмәт күрсәтә башлый. Бу Президент карары белән эшләнә. Әлбәттә, бу гына килеп туган кыенлыкларны хәл итми. Бүген көненә 35-40 берәмлек шәһәр транспорты линиягә чыга. Башка шәһәрләр белән чагыштырганда бу аз түгел, - диде ул.

Шәһәр һәм район халкын газлаштыру мәсьәләсе нык борчый. Бу уңайдан Тимур Нагуманов гаризалар кабул ителгәнен әйтте.

Гомумән, сәгать ярым эчендә Тимур Дмитриевич журналистларны борчыган сорауларның һәркайсына җавап бирде. Узган елда булган янгыннардан соң нинди профилактик чаралар үткәрелгәнлеге, сусаклагыч торышы да кузгатылды. Яшь журналист Разим Сабировның «Халыкта сезне Икътисад министрлыгына эшкә китә дигән сүз булган иде. Бу ни дәрәҗәдә дөрес?» дигән соравына Тимур Нагуманов әле андый тәкъдим булмавын һәм әлеге вазифаны бик яратып һәм теләп башкарганлыгын әйтте.

Әлбәттә инде, традицион сорау ул шәһәр башлыгының Кыш бабайдан нәрсә соравы турында.

- Мин кечкенәдән үк ниндидер зур эшләр башкарырга, зуррак үрләр яуларга омтылдым. Шуны сорый идем. Ә бүген исә мин тулы команда белән сорыйм, чөнки эшлисе эшләр, планнар зурдан. Әлмәт минем өчен бик якын. Аны тагын да заманчарак, яшәү өчен уңайлы шәһәр итәсе килә, - диде. Барлык матбугат хезмәткәрләренә ихлас котлауларын, җылы теләкләрен җиткерде.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса