Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2021 елда Әлмәттә нинди вакыйгалар булды?

Узган елда шәһәрдә яңа объектлар төзелде, зур спорт чаралары үткәрелде, гомумшәһәр бәйрәмнәре оештырылды.

Әлмәттә беренче тарихи реконструкцияне тәкъдим иттеләр- Будапешт һөҗүм итү операциясе вакыйгалары күрсәтелде. Анда бөтен республикадан 160 кеше катнашты.

Шул ук көнне «Татарстан чаңгы юллары» узды – массакүләм ярыш стартына ике мең ярымга якын катнашучы чыкты. 

Узып баручы елда бөтен ил Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтте. Әлмәттә бәйрәм берничә мәйданчыкта узды. Ветераннарны, пандемия елындагы кебек үк, өйләренә барып котладылар. 

Август аенда ел саен үткәрелә торган иң зур спорт вакыйгаларының берсе булды. Бу - триатлон буенча Бөтенроссия беренчелеге. Шәһәргә илнең 28 төбәгеннән 300 спортчы килде. Иң яхшылар өчен бу ярышлар Европа беренчелегенә юллама булды.

Нефтьчеләр көнендә Әлмәттә берничә социаль объект ачылды. "Алсу" микрорайонында булачак полилингваль мәктәп нигезенә кирпеч салдылар. Аны 2022 елда ачарга планлаштыралар. «Каракүз» балалар бакчасы ачылды. Ул 140 балага исәпләнгән. 


Перинаталь үзәкле  балалар шәһәр хастаханәсендә хирургия корпусы эшли башлады.

 «Безнең ишегалды» программасы буенча 93 ишегалды ремонтланды. 

Декабрь аенда Әлмәттә ябык «Алан» футбол манежы ачылды. Аны республика программасы буенча төзеде. 

Шәһәрдә, районда бер ел эчендә күп эшләр башкарылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса