Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

QR-кодлы тормышка аяк бастык

Бүген Татарстанда, шул исәптән Әлмәт җирлегендә таҗлы вирус инфекциясе буенча вәзгыять шактый катлауланды.

Сентябрь башыннан алып атна саен диярлек ковид йоктыру очраклары арта. Соңгы вакытта кешеләр транспортта, җәмәгать урыннарында сакланмый башлады.

Вакцина ясатуга битараф булу нәтиҗәсендә кызыл зонага эләгүчеләрнең саны чамадан тыш күбәйде. Авыр саналган очраклар соңгы атнада гына да 47 процентка арта төште. Шул сәбәпләргә бәйле рәвештә республика җитәкчелеге Татарстанда 11 октябрьдән яңа чикләүләрне гамәлгә кертергә мәҗбүр булды.

Бүгенге көндә җәмәгать туклануы урыннарына, бассейннарга, аквапаркларга, спорт, фитнес, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә COVID-19га каршы вакцинация узуны раслый торган QR-кодларны күрсәтеп кенә кереп була. Шулай итеп, телисеңме-теләмисеңме, таҗлы вирус-ка каршы прививка ясату мәсьәләсе кабыргасы белән куелды.

Бу таләп чәчтарашханә, мунча, спорт учреждение-ләре, көнкүреш хезмәтләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы нокталары, почта, кәрәзле элемтә салоннары, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, кино, музей, концерт, күргәзмә заллары, китапханә, ял үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, дару-ханә, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервисларда эшләүчеләргә дә кагыла. Югары һәм махсус урта уку йортларыннан читтә практика узучы студентлар да мәҗбүри рәвештә прививка кадатырга тиеш була. Бала имезүче ханымнарга, балаларның үзләренә дә прививка ясату кирәкми. Ә менә йөклелекнең 22 атнасыннан башлап булачак әниләргә вакциналаштыруны узарга мөмкин.

6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәр-ләренең вакцинаның икенче компонентын кадатуын кайгыртырга тиеш. «Вакцинациянең беренче этабын узмаган хезмәткәрләр 9 ноябрьдән эштән читләштереләләр. 7 декабрьдән вакцинаның икенче компонентын алмау-чылар эштән азат ителә», — дип аңлата Роспотребнадзор идарәсе. Бу карар вакцина ясату тыелуы турында рәсми документка ия кешеләргә кагылмый. Коллективта хезмәткәрләрнең 80 проценттан да ким булмаган өлеше прививкалы булырга тиеш, бу соңгы ярты елда ковид белән авыручыларны да исәпкә алып.

Район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт җирлегендә яшәүче халыкның 70 проценты инде прививка ясатты, дип белдерде. Ул бүгенге көндә аеруча өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеген кайгырту кирәклеген ассызыклады. Үлүчеләр санының 70-80%ы да шул 60 яшьтән өлкәнрәкләргә туры килә. Коронавируска каршы вакцина ясатмаган яки соңгы алты айда ковид белән авырмаган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимы кертелде. Шул рәвешле яшәү һәм тору урыннарыннан бары тик түбәндәге очракларда гына чыгып китәргә мөмкин :

lашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме, тормышка һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янау очраклары булганда ярдәм сорап мөрәҗәгать итү;

Covid-19га каршы вакцина үткәрү урынына бару;

товарлар сатып алу, эш урынына бару;

күп кешеләр җыела торган урыннардан тыш, яшәү (тору) урыныннан 100 метр-дан артмаган ераклыкта йөрү;

чүп-чарны якын арада калдыклар җыя торган урынга кадәр чыгару.

Эш бирүчеләр мондый хезмәткәрләрне дистанцион эш форматына күчерергә яки 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен күрсәтелгән чикләүләрне үтәүне тәэмин итүче башка чаралар күрергә тиеш.

Хәзер театрлар, кино- театрлар, цирклар, концерт заллары тамаша залларын 50 процентка гына тутыра алачак, 500дән дә күбрәк кеше кертү тыела. Спорт һәм физкультура, күңел ачу, мәдәни чаралар уздырганда тамаша залындагы урыннарга да шушы ук таләпләр кагыла. Шулай ук кунакханәләр, хостеллар номерларын 50 процентка кына тутырып эшли ала.

Прививка ясатырга ярама-ганнарга медотвод кәгазен булдыру зарур. Ул табиб тарафыннан расланган булырга тиеш. Вакцина ясату ярамаган авырулар исемлеге билгеле. Бары тик шул исемлектәге чире булган кеше генә әлеге документка ия була ала. Медотвод документы булганнарга бүгенге көндә бераз кыенгарак туры килә-килүен. Аларга эре сәүдә үзәкләренә юл ябык.

QR-кодлы тормышның беренче көннәре сәүдә үзәкләрендә, бассейннарда һәм башка җәмәгать урыннарында бераз гаугалы узса да, киләчәктә җайга салыныр, дип өметләнеп каласы килә. Бар да сәламәтлегебез өчен эшләнә бит.

 

Сораштыру

Мәҗбүри вакциналаштыру һәм чикләүләр вирус таралуны туктатырмы?

Ирина ХӘЙРУЛЛИНА, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары һәм шәһәрләре буенча баш дәүләт санитар табибәсе:

– Бүген җәмәгать урыннарына прививка турындагы QR-код белән генә кереп була. Бу локдаунны булдырмауның, РТ, Әлмәт җирлегендә эпидемиологик хәлне тотрыкландыруның, COVID-19 таралу чылбырын җимерүнең, авырулар санын киметүнең бердәнбер мөмкинлеге.

 

Гөлия НУРИЕВА,

эшмәкәр, 46 яшь:

– Чикләүләр һәм QR-код белән генә сәүдә үзәкләренә һәм башка урыннарга керү бик дөрес чаралар, дип саныйм. Локдаун була калса, минем кебек эшмәкәрләргә тагын бик кыенга туры киләчәк. Мәҗбүри прививка ясатуны инде күптән кертергә кирәк иде. Якыннарымны, туганнарымны, бизнесымны югалтасым килми.

Белешмә

Әлмәттә өстәмә 10 вакцина ясау пункты булдырылды. 20 гә якын махсус пунктның эш графигы билгеләнде.

Район үзәк хастаханәсе: эш көннәрендә 8.00-18.30 сәг., шимбә – 8.00 -17.30 сәг. Алдан язылу кирәк. Т. 33-75-86.

Үзәк район хастаханәсенең 1 (Ленин ур., 195) һәм 2 нче офисында (Әминов ур., 6): эш көннәрендә 8.00-15.00 сәг. Алдан язылу кирәкми.

Түбән Мактамадагы 2 нче поликлиникада (Промышленная, 1а): эш көннәрендә 8.00 -18.00 сәг. Төшке аш вакыты - 12.00-12.30. Шимбә – 8.00-13.00 сәг.

3 нче поликлиникада: 8.00-18.00, шимбә – 8.00-15.00. Т. 32-33-63.

3 нче поликлиникада (Урсала, Лесная, 3): эш көннәрендә 8.00 -14.00 сәг.; Кутузов урамы, 3, Волгоградская, 25 йортларында урнашкан гомуми практика табибы офисларында прививка ясатырга мөмкин. Соңгы ике офис эш көннәрендә 8.00 -16.00 сәг. кабул итә.

«Панорама» сәүдә үзәге: дүш.-җом. – 14.00-20.00 сәг. , шимбә-якшәмбе – 12.00-18.00 сәг.

Медсанчасть: эш көннәрендә 8.00 -16.00 сәг., шимбә - 8.00 -15.00 сәг. . Т. 311-001.

Йөкле хатын-кызлар өчен: хатын-кызлар консультациясе (Лермонтов ур.), дүш.-җом. – 8.00-16.00 сәг. . Т. 45-31-51.

Тире-венерология диспансеры (8 Март, 16): 8.00-16.00. Т. 43-48-04.

Студентлар өчен: медицина көллияте: 8.00-17.00 сәг. Т. 43-13-21.

Теш поликлиникасы (Чехов ур.): эш көннәрендә 7.30-13.00 сәг. Т. 32-34-84.

Әлмәт психоневрология кабинеты (Радищев ур., 23): эш көннәрендә 15.00-18.00 сәг. Т. 32-54-64.

Республика кан үзәге филиалы (Ленин ур. 157): эш вакыты – 13.00-18.00. Т. 33-12-78.

Наркология диспансеры (Түбән Мактама): эш көннәрендә 8.00-19.00 сәг. Т. 36-13-93.

Прививканы башкарма комитетның медпунктында һәм «Мирас» спорткомплексында да ясатырга була. Эш вакыты – 15.00-20.00 сәг.

Прививка ясатучыларга үзләре белән паспорт, СНИЛС, медицина полисы (ОМС) алып килү зарур.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X