Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли

Бүген 10.00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сарае янында авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды. Биредә әлмәтлеләр безнең һәм күрше районнардагы фермерларның продукциясен сатып ала алачаклар.

Сәүдә рәтләре эшен 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.


Әлмәт халкы сүзләренә караганда, аларның күбесе яшелчә һәм ит алыр өчен ярминкәгә килгән. «Овощная долина»дан алып килгән  суганга бик зур чират җыелды, әлмәтлеләр бал продукциясе белән кызыксындылар, аны сатучы дегустация оештырды, шулай ук йон эшләнмәләре дә  зур кызыксыну уятты.


Бер сатып алучы Лидия П. фикеренчә, мондый ярминкәләрне ешрак үткәрергә кирәк, чөнки күпләрнең суган, кишер, бәрәңге кебек продуктлар сатып аласы килә:
- Без ирем белән бүген яшелчә сатып алу өчен махсус килдек, чөнки үзебез күптән үстермибез. Бу планда авыл хуҗалыгы ярминкәләре бик уңайлы.


Ярминкәгә килгән Әлмәттән Роза Б. да аның белән килеште, чөнки һава шартлары аркасында быел уңыш мул булмады:
- Без барыбыз да бәрәңге кайчан алып кайтуларын көтәбез, аны нигәдер сатмыйлар. Сыер итен дә таба алмыйбыз. Мондый ярминкәләрне Әлмәттә даими үткәрергә кирәк, дип саныйбыз, республика башкаласында алар еш уза һәм ассортимент төрлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса