Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сайлауларның соңгы һәм төп көне башланды

Шәһәр һәм районның 116 сайлау участогы иртәнге 8дән кичке 20гә кадәр килүчеләрне көтә. 

ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирү узган ике көндә Татарстанда 57,5% тәшкил иткән. Сайлауларны үткәрү урыннарында җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре тәэмин итә, сайлау законнарының үтәлешен җәмәгать күзәтүчеләре күзәтә. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, барысы да штат режимында уза, шикаятьләр булмаган. 


Сайлау участокларында тавыш бирү барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәү белән алып барыла. Тавыш бирүчеләргә медицина битлекләре һәм перчаткалар, шәхси ручкалар бирәләр, социаль дистанцияне үтәүләрен сорыйлар. Керү вакытында һәр кешегә температураны үлчиләр һәм кулларны санитайзер белән эшкәртергә тәкъдим итәләр. Һәр ике сәгать саен бинада барлык өслекләрне һәм җиһазларны эшкәртәләр. 


 - Сайлаучылар шактый актив. Гражданлык бурычларын үтәргә ешрак пенсионерлар килә. Гомумән, без 60 һәм аннан да өлкәнрәк кешеләр янына үзебез барырга тырышабыз. Аларга  уңайлы вакытта киләбез. Шундый ике очрак 17се һәм тагын икесе 18 сентябрьдә булды. Әмма күп кенә әбиләр һәм бабайлар килеп тавыш бирергә теләк белдерәләр, - дип сөйли Әлмәт дәүләт нефть институтының төп корпусы базасында урнашкан 742 нче УИК рәисе Светлана Гыйләҗева. 

Сайлау участогыннан тыш тавыш бирү өчен гражданнарга шәхсән яки телефон аша прописка урыны буенча сайлау участогына мөрәҗәгать итәргә. Моны бүгенге көннең 14 сәгатеннән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса