Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле вә кадерле әбүнәчеләребез! Газетабызны укучы милләттәшләребез!

Менә 2021 елның көзенә дә аяк бастык.

Гадәттә, бу алдагы 2022 ел өчен газета-журналларга язылу чоры. Әлегә кадәр безнең белән бергә булган, газетабызны, туган телебезне яшәтергә ярдәм иткән укучыларыбыз киләсе елда да бездән аерылмаслар. «Әлмәт таңнары»н даими укуыгыз, фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерүегез, район тормышына битараф булмавыгыз безнең эшебездә зур терәк, этәргеч булып тора. Рәхмәт сезгә!

Редакциянең иҗат коллективы газетаның эчтәлеген баету, бизәлешен яхшырту өстендә эшли: укучыларыбызны кызыксындырган темаларны яктырту юлларын ачыклый, кызыклы сәхифәләр булдыру турында уйлана, кыскасы, эзләнәбез, барлыйбыз һәм сезнең белән бергә булырга тырышабыз. Хезмәт кешеләре, остакуллар, авылларыбыз турында язмалар, гыйбрәтле язмышлар, файдалы киңәшләр, сәламәтлек, кроссвордлар, башваткычлар, мәзәкләр һәм башкалар газетабызда сезнең фикерләр белән тулыканлы төс ала.

Әлбәттә, кемнеңдер әбүнәчеләребез исемлегеннән төшеп калуы безне борчуга сала. Шуңа да киләсе ярты елга поч-та бүлекләреннән тыш, безнең хезмәткәрләр ярдәме белән ташламалы яздыру мөмкинлеге бар. Болай эшләгәндә, авылда яшәүчеләр газетаны китапханә яки мәдәният йортыннан, шәһәр халкы редакциядән яки башка урыннардан барып ала ала.

Безнең халык гыйлемле, укымышлы. Без телле, денле, динле милләт. «Әлмәт таңнары»ның яшәве, хал-кыбызның милләт булып саклануы сезнең газетабызга язылуыгыздан тора.

Алдагы ярты елда да бергә булырбыз дигән теләк белән Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса